Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ышанмыйм!

Үбәр дә югалыр,  Җан көлгә күмелер...

Ышанмыйм... үткәнгә, 
Минеке түгелдер...
Кагылмыйм күңелемә
Чайпалып түгелер...

Ышанмыйм...үпкәнгә, 
Минеке түгелдер...
Үбәр дә югалыр, 
Җан көлгә күмелер...

Ышанмыйм... көлгәнгә
Юк, миннән түгелдер...
Ул көлгәннең хәле
Миннән дә мөшкелдер...

Ышанмыйм... килгәнгә
Юк, миңа түгелдер...
Юлымда бер юлчы!!!
Монысы ят кемдер?!

Ышанмыйм ... киткәнгә
Юк, миннән түгелдер...
Күңелдә шау яз бит!
Хуш истә һәрбер гөл!

Ышанмыйм... көткәнгә
Юк, мине түгелдер...
Күзләре бүтәндә,
Насыйп яр сөенер...

Ышанмыйм... бу минме?
Бер мәле гомернең... 
Ышанмый дулаган
Чагы бу күңелнең...

ЛилияГарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев