Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юбилеең котлы булсын, әни!

Әни! Җир шарындагы барлык кешеләр өчен дә иң изге галиҗәнап зат ул. Минем өчен иң кадерле кеше булган әнием Гарипова Нәзифә Мөхәммәтгариф кызы Норма авылында яши, 12нче августта әниемнең күркәм юбилее.

Ә 12.08-22.08 та туганнар тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, Арыслан-Кучкар йолдызлыгы астында дөньяга килгәннәр.Әлеге билге астында туучылар бик кызыксынучан, һәр яктан мәгълүматле, белемгә омтылучан, тупланган белемне практикада оста куллана беләләр.

Мәктәптә белем алганда син, әнием, өйдә минем өчен икенче укытучым булдың.Математика, физика, химия кебек төгәл фәннәрдән кыенлыклар туганда мин гел сиңа мөрәҗәгать итә идем. Хәтерлисеңме икән, 1978 нче елның җәендә, абитуриент булып Казан тулай торакларының берсендә комендантны көтеп утырганда, син бертөркем яшьләргә химиядән аерым темаларны аңлатып утырган идең. Шулвакыт Азнакайдан килгән география укытучысы сиңа мөрәҗәгать итеп: “Сез үзегез кайсы фән укытучысы?” – дип сорады. Ә син “Мин гади бер эшче, мех фабрикасында эшлим” – дип җавап бирдең. Әлеге укытучы бик гаҗәпләнде. Әнә нинди ныклы белемгә ия булгансың син, әни. Ләкин авыр тормыш, хәерчелек әниемә укуын алга таба дәвам итү мөмкинлеген бирми. Үзем югары белем ала алмадым, кызым укысын дигәндер. Әнием миңа югары белем алу мөмкинлеген бирде. Бик зур рәхмәт сиңа, әнием.

Әнием 40 ел эш стажына ия булып, 1993нче елда лаеклы ялга чыкты. Тырыш, тәвәккәл хезмәте мактау кәгазьләре, медальләр белән бәяләнде. 1965нче елда  әни Татарстаннан 5 кешелек делегация составында Мәскәүнен колонналы залында профсоюзларнын V съездында делегат буларак катнашты. Әнием теләсә нинди эшне зур җаваплылык тоеп ахырына кадәр башкарып чыгарга ярата. Мәктәптә 33 ел дәвамында укучыларга белем  биргәндә әниемнән миңа  күчкән җаваплылыкны тою  хисе эшне төгәл, вакытында  башкару мөмкинлеген бирде. Әлеге сыйфат укытучы өчен бик кирәк.

Әнием дә, апаем да киң күңелле, кешелекле кешеләр. 1980нче елда бабаем инсульт кичереп, 2 ел да 10 ай урын өстендә ятты. Әнием эштән туктап, надомница булып эшләп апаем белән бабаемны сабый баланы карагандай тәрбияләделәр, бабаем аларга бик риза булып 1982нче елның 17нче ноябрендә бакый дөньяга күчте.

Бүгенге көндә ниндидер уңышка ирешкәнмен икән, иң беренче Ходаема бик зур рәхмәт, икенче әниемә, апаема рәхмәтле. Чөнки алар минем эшнең үзенчәлекләрен, бөтен нечкәлекләрен һәрчак дөрес аңлап, миңа кулларыннан килгәнчә һәрдаим ярдәм итеп тордылар.

Әнием гомере буена минем өчен үрнәк әни, тырыш, тәвәккәл, максатчан, табигатьне, сәнгатьне яратучы, минем өчен әни дә, әти дә булды: кирәк вакытта йомшак күңелле дә, ә кайчак кырыс, таләпчән дә була белде. Тормыш булгач төрле вакытлар булды: күп кенә төзелеш эшләре дә алып барырга туры килде, синең иңнәреңә күпме авырлыклар төште, әни. Ә син сынмадың, сыгылмадың, һәрчак горур булып кала белдең.

Кадерле әнием! Сине туган көнең – юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда саулык-саләмәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, ак бәхетләр, шатлык-куанычлар теләп калабыз!

Гомерләрең озын булсын, әни.

Бәхетләрең булсын гомерле,

Белеп яшә: безнең өчен җирдә,

Син иң газиз һәм иң кадерле.

Котлы булсын, әни,туган көнең,

Гомерләрең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Сине котлап кояш чыксын, әни,

Сине котлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Иң изге теләкләр белән кызың Равилә, сеңлең Галия.

Норма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев