Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юбилярга – изге теләк

Нургаян Гомәрович Садыйковны элеккеге хезмәттәшләре олуг юбилее белән котлый.

Фәрит ӘХМӘТХАНОВ – 1996-2006 елларда район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы:

– Без Нургаян Гомәрович белән 1978 елдан бирле бергә эшләдек. Ул агроном, мин агрохимик вакыттан бирле, бер-беребез “эз”еннән йөрдек дисәң дә арттыру булмас. Авыл хуҗалыгы идарәсендә икебез дә бүлек мөдире, урынбасар да, җитәкче дә булдык. Мин җитәкче чакта ул урынбасар булды һәм ун ел бергә бик килешеп, аңлашып эшләдек. Эш вакытында үзара бәхәсләшүләр, сүзгә килешүләр булса да, ул безнең мөнәсәбәтләрдә чагылмады, бер-беребезгә ачуланышып, үпкә саклап йөргән булмады. Гомумән, бергә эшләү өчен ул бик уңайлы кеше. Сәләтле, белемле булуы өстенә эшкә җаваплы каравы белән аерылып торды. Аңа бер кушкан эшне тикшерәсе юк, эшләячәген беләсең. Саниясе белән дә бик матур яшәделәр, акыллы, тәртипле балалар үстерделәр. Сау-сәламәт булып, балалары, оныклары бәхетенә, уңышларына куанып, әле бик озак тигез гомер кичерсеннәр.

Наил МӨХӘММӘТГАЛИЕВ – “Маяк” колхозының элекке председателе:

– Мин гомерем буе Нургаян Гомәровичның энергиясенә, тәвәккәллегенә сокландым, гаҗәпләндем. Үзе дә җанын-тәнен биреп эшләде, белгәнен яшермәде, башкаларга бирә, өләшә белде, шулар бәрабәренә бездән дә таләп итте. Беркайчан масаймады, үзен өстен куймады, башкаларны да тыңлый белде, күтәрелеп бәрелмәде. Авыл хуҗалыгы, агрономия буенча энциклопедик белемгә ия иде. Ул райондагы авыл хуҗалыгы җирләрен шул дәрәҗәдә белә, киңәшмәләрдә район башлыгы Марат Хәевич аңардан нәрсә турында гына сораса да, беркайчан “белмим” дигәне булмады. Куйган хезмәтләренең игелеген күрергә, кадерле, кирәкле булып яшәргә, әле бик күп юбилейларын куанып каршыларга, үткәрергә язсын.

Хәкимулла СИБӘГАТУЛЛИН – Ленин исемендәге (“Сорнай”) хуҗалыкның элекке җитәкчесе:

– Без Нургаян белән урта мәктәп тәмамлаганнан бирле гел бергә. Сания, ул, мин институтта бер үк группада укыдык. Бергә Балтачка кайттык, бергә эшләдек, гел аралашып яшәдек. Дустың булса, шундый булсын диләрме әле? Дуслык өчен аннан да шәп кеше була алмыйдыр. Курыкмыйча разведкага барырга була үзе белән. Эшендә дә мактаулы булды, гаиләсендә дә үрнәк ир, соклангыч әти, хәзер инде оныклары өчен дөньядагы иң шәп бабай. Идеаль кеше нинди була дисәләр, һич икеләнмичә аны күрсәтергә, шикләнмичә мактарга була. Гади дә, гадел дә, конкрет кеше дә. Әйткән икән, эшли, сөйләгән сүзенә җавап бирә, сүзендә тора белә. Җитәкчелек өчен кирәкле бик күп сыйфатлар бар иде анда: планлаштыруга бик оста булды, аны тормышка ашыруга җитди карады. Кешеләргә мөнәсәбәте әйбәт булды. Гаиләсе өчен яшәде, аларны бәхетле итү өчен тырышты. Гомумән, Саниясе белән бер-берсенә бик тә пар килгәннәр, гомер буе терәк-таяныч булып, бер-берсен тулыландырып яшәделәр. Пенсиягә чыккач та, тәвәккәлләп, икесе дә Балтачка йөреп, мәдрәсә тәмамладылар. Гел менә шулай янәшә булдылар, алга таба да шулай булсын! Үземнең исемнән, гаиләм исеменнән мин яшьлек дустымны матур юбилее белән чын күңелемнән котлыйм, сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, иминлек телим. Якыннарын сөендереп, сокландырып яшәргә язсын, хәерле гомерләр, хәерле гамәлләр насыйп булсын әле.

Рәкыйп НӘҖИПОВ – “Кама” хуҗалыгы җитәкчесе:

Яшь белгеч буларак, колач җәеп каршы алган, аптырап калган чакта акыллы киңәш, төпле юнәлеш биргән кеше буларак, Нургаян Гомәрович минем өчен бик кадерле, хөрмәтле җитәкче булды. Аның фатихасы белән “Алга” хуҗалыгында агроном булып эшли башлавым бик дөрес булды, дип саныйм. Аннан соң да ул гел киңәшләре белән ярдәм итте, әле дә эшебез белән кызыксынып тора. Барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, мин аны юбилее белән чын ихластан тәбрик итәм. Мул, имин тормыш, бәхетле, тигез, озын картлык телим.

Сәйдәш ИСРАФИЛОВ – Тимирязев исемендәге хуҗалыкның элекке рәисе:

– Нургаян белән институтта бер чорда укыдык, бер тирәдә гаилә кордык, бер елда колхозга кайттык, кулга-кул тотышып эшләдек, бергә армиягә киттек, ярты ел бергә хезмәт иттек, аннан соң да гел аралашып яшәдек, киңәшләшеп эшләдек. Әле дә гаилә дуслары. Ул эшкә бик сәләтле, төгәл кеше. Яраклаша белмәде, үз сүзен, үз фикерен әйтә, кирәк булса, яклый белде. Әмма зарланмады, башкалардан гаеп эзләмәде, үзенә тиешен булдырып эшләде. Саниясе дә гаилә җанлы, акыллы, тормыш итәр өчен бик тә уңайлы, бер-берсен аңлап яшәделәр. Икесе дә бар яктан булдыклы, кыскасы, бик тә пар килгәннәр. Гаиләбез исеменнән юбилее белән котлап, Нургаянга да, Саниягә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим, әле бер-беребезгә үрнәк булып, бергә-бергә яшәргә язсын!

Лилия Садыйкова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз