Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Югалган малайлар эскәмиядә елап утырган

11 яшьлек малайларны очраклы гына узып баручы бер егет коткарган.

Кичә Иглин районында яшәүче ике малайның югалуы турында язган идек инде. 9 сентябрьдә иртәнге сәгать 9да Радмир Сәләхетдинов белән Иван Абрашов мәктәптән бергә чыгып киткән булалар. Аларны район халкы һәм волонтерлар тәүлек буена эзләде.

Бәхеткә, төнлә малайлар исән-имин табылган. Эзләү координаторы Олеся Пышкина хәбәр итүенчә, башта малайларны Иглин авылында һәм якын-тирәдән эзлиләр. Тик аларны беркем дә күрмәгән булып чыга. Төнге сәгать 2дә балаларның Уфаның полиция бүлегендә булуы ачыклана. Билгеле булуынча, Тимур исемле яшь егет төнлә өенә кайтып барганда ике малайның “Колхоз базары” тукталышында утырганын күрә.

— Якынрак килгәч, аларның балалар гына булуын күрдем. Икесе дә елый, үзләренең кайдалыкларын аңлый алмаганнар... Үзләре генә шәһәргә чыгып киткәннәр, адашканнар, нәрсә эшләргә дә белмәгәннәр, — дип сөйләгән Тимур.

Тимур Хәбибрахманов малайларны полиция бүлегенә илткән. Ул үзенең игелекле гамәле белән балаларны коткарган.

Бу уңайдан, әти-әниләр, укытучылар балалар белән сөйләшсеннәр, өлкәннәрне кисәтмичә зур шәһәргә чыгып китүнең аянычлы бетәргә мөмкин булуы турында аңлату эшләре алып барсыннар иде, дип яза Кызыл таң.

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала югалган