Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Югары Ослан районында өч кеше янып үлгән

Фаҗига Татар Борнашы авылындагы бер йортта килеп чыккан.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Югары Ослан районында өч кеше янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

4 март кичендә Татар Борнашы авылындагы бер йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына килә.

Урынга янгын сүндерү командасы, шулай ук 8 һәм 112нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килә.

Күршеләр ут белән көрәшүчеләргә йортта кешеләр булырга мөмкин икәнлеген әйтә. Ялкын телләре өйне тулысынча камап ала, йортның түбәсе җимерелеп төшә. Янгынның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил итә.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны ярты сәгать эчендә сүндерә. Кисәүләрне аралаган вакытта 66 яшьлек ир-ат, шулай ук 59 һәм 82 яшьлек хатын-кызларның мәетләрен табып алалар.

Янгын ут белән белән саксыз эш итү һәм кемнеңдер ут төртүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын