Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Югары Ушма авылында янгын бер сәгать эчендә Медведевлар хуҗалыгын тулысынча юкка чыгара

17нче декабрь көнне Югары Ушма авылында кичке 16.00 сәгатьтән соң 3 балалы Медведевлар гаиләсе йортында янгын чыга. Йорт, каралты-кура, мал-туарлары бер сәгать эчендә янып көлгә әверелә.

Хөрмәтле райондашлар, янгыннан зыян күргән бу гаиләгә мөмкинлегегездән килгәнчә ярдәм итсәгез иде.
Аларга көн-күреш техникасы һәм кирәк-яраклары, йорт җиһазлары, урын-җир, кием-салым, азык-төлек белән һәм акчалата да булышырга була. Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр район үзәгендә урнашкан "Хәйрия" кибетенә мөрәҗәгать итә яки турыдан-туры үзләренә тапшыра ала.
Башкалар хәсрәтенә битараф булмаган кешеләрне бу изге эшкә катнашырга чакырабыз.
Фото: http://66.ru/news/incident/157653/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250