Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юксыну (сеңлебез Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлана)

.. Рәхмәт әни... Ярый әле.... Бишәү итеп безне тапкансың. Нишләр идең авыр хәсрәт белән Икең калсаң җирдә бер башың. Түзми хәл юк... Ташка орынсаң да Һәр адымың Ходай тәкъдире. Ядкарь генә хәзер... сеңлем булган, Ул яшәгән чакның һәр көне. Юл түгелдер... Күкләр чакыргандыр... Ул фәрештә иде җирдә дә. Кайгы утте...кеше...


.. Рәхмәт әни...
Ярый әле....
Бишәү итеп безне тапкансың.
Нишләр идең авыр хәсрәт белән
Икең калсаң җирдә бер башың.

Түзми хәл юк...
Ташка орынсаң да
Һәр адымың Ходай тәкъдире.
Ядкарь генә хәзер... сеңлем булган,
Ул яшәгән чакның һәр көне.

Юл түгелдер...
Күкләр чакыргандыр...
Ул фәрештә иде җирдә дә.
Кайгы утте...кеше кичералмас,
Сагыш хэзер безнең җилкәдә.

Җиңел түгел ...
Ничәү генә булма...
Хәсрәт ала икән кирәген.
Тик шулай да сагыш салкыная,
Якыннарың куйса иңнәрен.

Башым иям...
Хөрмәт белән сезгә,
Балтач халкы, Казан, Актаныш,
Ирем, балаларым,туганнарым,
Авылымның халкы, һәр таныш.

Укучылар,
Ата- аналары,
Күрше- күләннәрем, кодалар,
Биектаулар, сеңлем якыннары,
Хезмәттәшләр, дуслар, хуҗалар.

Һәрберегезне ....
Саклап йөртсен Ходай...
Мәшәкатьле шушы дөньяда.
Тыныч, имин, хәерлесен бирсен,
Юлларыгыз үтсә кайда да.

Кышлар, сеңлем....
Сине җиргә бирде.....
Шул ук кышлар алды куйнына.
Күңел фәрештәсе булырсың син
Кадерлебез, гомер буена....

Әле карда...
Синең эзләрең бар
Без нишләрбез карлар эрегәч...
Ә җаннарга уйган эзләреңне...
Күңел саклар... алар эремәс....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250