Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юл чыкканда машина бәрдереп гомере өзелгән Илнар Фәйзрахмановның туганы: «Сабыйларга әтиләре юклыгын ничек аңлатырга?!»

Арча юлында коточкыч юл һәлакәте булган. Яңа Иябаш авылында яшәүче 37 яшьлек Илнар Фәйзрахмановны юл аркылы чыкканда машина бәреп киткән. Кызганыч, ул шунда ук вафат булган. Илнарның өч баласы ятим калган.

– Абыемны югалттык. Бик авыр көнебез. Шулкадәр матур яшиләр иде алар. Башта әни белән яшәделәр, аннары, йорт салып, башка чыктылар. Әмма әнине ташламадылар. Гел бергә иделәр. Мин исә күрше Яңа Кырлай авылына кияүгә чыктым, – дип сөйли Илнарның сеңлесе Алия.

– Кичә шалтыратып әйткәч, нишләргә белмәдек. Киленебез Гөлгенә дә, әнием дә шок хәлендә. Мин елыйм да елыйм. Абыйның өч кызы ятим калды. Олысы – бишенче, уртанчысы өченче сыйныфта укый. Кечкенәләре икенче елга укырга керәчәк. Ул сабыйларга әтиләре юклыгын ничек аңлатырга? Аларны да бит аякка бастырасы бар.

Бәрдерткән кешенең дә кем икәнен беләләр. Күрше авыл кияве, — ди Алия.

– Ул ирнең биш баласы бар икән. Гаиләләре гафу үтенә. Рәнҗемәвебезне сорый. Нишлик инде, түзәбез. Әтиебезне югалтканга 9 ел иде. Менә тагын йортыбызга хәсрәт килде. Абыйның язмышы шулай язылган булгандыр инде, – ди Алия.

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/11/39957/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев