Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Юл һәлакәтеннән соң, өченче аен комада ята»

Юлга чыгып киткәндә һәркем барасы җиренә исән-имин килеп җитүенә ышана. Ләкин, күрәчәк дигән әйбер бар.

Актаныш районының Ахун авылы кызы, 18 яшьлек Гөлгенә Сафина да 30нчы июньдә Чаллыга, укыган колледжына дип киткән чагында юл һәлакәтенә очраган. Шуннан бирле ул аңсыз больницада ята.

«ИМТИХАНГА ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ КИТТЕ»

Гөлгенәнең әнисе Ландыш ханым кызы турында сөйләгәндә күз яшьләрен авырлык белән тыя. Гөлгенә һәрвакыт тырышып укыган, әти-әнисенең горурлыгы булган, аларның күз карасыдай үстергән төпчек кызлары.

2016нчы елда Аккүз мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлап, Чаллының медицина колледжына укырга кергән.

– Безнең нәселдә ике яклап та табиблар, биология укытучылары бар. Кызымның да медицинаны сайлавы көтелмәгән хәл булмады. Медицина колледжларында укуы авыр, көне-төне ятлап утыралар, дигәнне ишеткән бар иде. Ләкин бер дә зарланмады, «Әнием, авыр бит», – дигән сүзне дә ишетмәдем мин. Нык яратып укыды. Практикаларга йөри башлагач, бөтенләй, шатланып туя алмады. «Йөгереп кенә йөрим әнием, нык яратып эшлим, системалар куям, миңа ышанып тапшыралар», – дип сөйли иде. Быел өченче курсны тәмамлап килә иде. 6нчы июль көнне соңгы имтиханы булырга тиеш булды. Анысына «автомат» куйганнар. Ә 2нче июль көнне чираттагы имтиханын бирергә тиеш иде. «Әни, өйдә эш күп, имтиханнарга әзерләнеп булмый, мин Чаллыга барып, укый торыйм әле», – дип, 30нчы июнь көнне кичке сәгать алтыда авылдаш егет Фаяз Галләмовка утырып, капка төбеннән кузгалып киттеләр. Мин исә: «Кызым, барып җиткәч хәбәр бирерсең», – дип, озатып калдым, – дип сөйли ана.

Эш белән онытылып китә Ландыш ханым. Авылда кичке алтыдан соң эш бетәмени – көтү кайта, сыер саварга, бакчадагы эшләрне бетерергә кирәк. Бер заман исенә төшеп, сәгать кичке сигезенче яртыларда телефонын кулына ала. Кызы гадәттә аңа гел: «Әни, Актанышны чыктык», «Минзәләне үттек», «Чаллыга җиттек» дигән смслар яза торган булган. Бу юлы бер смс та язмаган.

– Ник язмады икән, дип уйлап, шалтырата башладым – телефонын алмады. Ул арада кызым утырып киткән егетнең әтисе – күрше абый йөгереп керде. «Юл һәлакәтенә очраганнармы?» – дим. «Әйе», – диде. Тиз генә җыенып, елый-елый авария булган урынга чыгып чаптык.

БАШ СӨЯГЕН АЛЫП КУЙГАННАР

Юл һәлакәте 18.45 сәгатьтә Минзәлә районының Аю авылы янында булган. Гөлгенәнең кулындагы сәгате дә нәкъ шушы вакыт күрсәткәндә ватылып, туктап калган.

Һәлакәт турында туганнарына бер авылдашлары хәбәр иткән. Кыз утырып киткәннән соң, алар да артыннан ук юлга кузгалган булганнар. Юлда машиналар бәрелешкәнен күреп, ни булганын карау өчен якынрак килгәч, Фаяз Гәлламовның машинасы булуын танып, егетнең туганнарына хәбәр биргәннәр.

– Ике «Калина» машинасы бәрелешкән монда. Безнекеләр үз юлларыннан барганнар. Безнекеләрнең каршына «обгон» ясап бер «Калина» чыккан. Йөзгә-йөз бәрелешкәннәр. Югыйсә, ул урында юл чите киң, тәбәнәк. Әгәр Фаяз машинасын әзрәк уңга алган булса, читкә генә чыгып баскан булырлар иде, каршысына ыжгырып машина килгәч, реакция ясарга җитешми калгандыр. Рульдә булган 25 яшьлек авылдашыбыз – Фаяз үлде, килеп бәрелгән кеше дә үлгән. Фаяз кырында туганнан туганы Ирис Галләмов дигән егет утырган иде. Анысы 9 көн реанимациядә ятканнан соң, Аллага шөкер, аңына килеп, палатада тагын 20 көн ятып, исән-сау өенә кайтып китте. Ул егет хәзер күз тимәсен, сау-сәламәт. Гөлгенәбез иминлек каешын эләктермәгәндер, дип фаразлыйбыз. Әгәр каешын эләктергән булса, ул кадәр зыян күрмәс иде ул. Үзе 14нче мартта машина йөртү таныклыгы алды. Гел кисәтә иде: «Әнием, машинага утыргач, йөртүче: барыгыз да каешларыгызны эләктерегез, дип әйтергә тиеш, каешыгызны эләктереп йөрегез», – дип. Ә үзе эләктермәгәндер дибез, чөнки тәнендә дә каеш эзе юк иде. Ирис Галләмовныкында тәнендә каеш эзе бар иде. Тартылгач каеш эзе төшә бит, – дип сөйли Ландыш ханым.

Кызны юл һәлакәтеннән соң Чаллының БСМПсына, больницага алып киткәннәр. Ландыш ханым да Чаллыда яшәгән туганнарына алданрак барып, Гөлгенәнең хәлен белешергә кушкан. Тик табиблар кызның реанимациядә булуын гына хәбәр иткәннәр, калганын әнисе белән әтисенә генә әйтәбез, дигәннәр.

– Шундук шикләндем, чөнки хәле әйбәт булса, яки аңында булса, нинди хәлдә булуын әйтерләр иде. Гөлгенәбезнең башы нык бәрелгән, эчәгеләре өзелгән, үпкәләре, диафрагмасы ертылган, берничә кабыргасы сынган. 30нчы июнь көнне реанимациягә алып кереп китеп, 4 операция ясап чыгардылар. 4 сәгать ясадылар ул операцияләрне. Кызым гел аңына килмәде. Башта башына операция ясамыйбыз, дип торганнар иде. 3нче июль көнне баш мие шешә, кысыла, дип, баш сөяген бөтенләй алып куйдылар да, тиресен тектеләр. Хәзер баш сөяге юк инде. «Мондый операцияләр күп булды, аңына килгәч, баш сөяген кире кую проблема түгел», – диде табиблар. Һәлакәт булганнан соң, икенче көнне кызым янына керергә рөхсәт бирделәр, аңсыз иде. Башлар, күзләр бәрелгән булуы күренеп тора. Аның күз чокырлары, борыны да сынган. Бер күзенә зарар килгән. Иң соңыннан кулына операция ясадылар – уң кулы сынган, анысы әле төзәлеп бетә алмый, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

ЧИТ ИЛ ТАБИБЛАРЫ ӨМЕТЛӘНДЕРӘ

36 көн буе Чаллыда реанимациядә яткан Гөлгенә. Табиблар: «Көтегез, аңына килү өчен вакыт кирәк», – дигәннәр. Тик кызганыч, аңына килмәгән. Реанимациядән чыгарып, санитар авиация кызны Казанга алып киткән. Ул хәзер РКБның неврология бүлегендә дәвалана. Әгъзаларына барлыгы тугыз операция кичергән. Зонд аша гына туклана, махсус җайланмалар белән сулый. Табиблар кызның эчке әгъзаларында хәл яхшыра баруга да карамастан, гел әнисенең өметен өзеп торалар:

– «Ул беркайчан да аңына килә алмаячак», – дигән сүзләрне ишетүнең ничек авыр булуын әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Ә бит айлар буе комада ятып та аңына килгән кешеләр барлыгын беләбез. Кул селтәргә тиешме без? – ди Ландыш ханым.

Безнең табиблар бернинди өмет тә бирмәгәнгә, Сафиннар гаиләсе чит ил табиблары белән элемтәгә чыккан. Төрле клиникаларга авыруның тарихын җибәргәннәр. Беренче булып Грециядән хәбәр килгән. Греция табиблары кызны 6 ай эчендә аякка бастырып булачагын хәбәр иткән. Тик шунысы бар, моннан очып китү чыгымнары – 1 миллион сум тирәсе, беренче ай дәвалануы да – шул кадәр. Ике айга җитәрлек акча тупласак, бүген чыгып китәр идек, дип өзгәләнә хәсрәтле ана. Тик бу ике ай өчен 3 миллион сум акча кирәк шул.

– Мин әлегә 6 ай өчен булачак чыгымнарны уйламыйм, иң мөһиме ике айлык чыгымнарны капларлык акча җыелсын. Кем белгән, бәлки балам бер айда ук аңына килер… Без үзебез дә кредит алачакбыз, ләкин аның белән генә чыгып китеп булмый шул, ни дисәң дә, чит ил бит. Шуңа күрә, мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйсыбыз килә. Зинһар безнең Гөлгенәбезне коткарырга ярдәм итегез. Табиблар ни кадәр иртәрәк килсәгез, шул кадәр яхшырак, ди. Кызымның комада булуына инде 3нче ай узып бара, безгә ашыгырга кирәк. Зинһар хәлебезгә керегез, күпме булдыра алсагыз, шулай булышыгыз. Алла сакласын, Ходай бу хәсрәтләрне беркемгә күрсәтмәсен. Бар кешенең дә балалары сәламәт булып, әти-әнисен куандырып яшәсен, – ди Ландыш ханым.

Юлларда күп йөрергә туры килә. Аллаһ һәммәбезне хәвеф-хәтәрдән сакласын. Йөз сум белән генә ярдәм итсәк тә, Гөлгенәнең аңына килүен тизләтер идек. Тамчыдан күл җыела. Ярдәм итик, битараф калмыйк.

Ландыш ханымның телефон номеры: +7960 087 86 81

Ак Барс Банк картасы: 2200 5301 2995 9151

Сбербанк картасы: 4276 8620 2168 2101

 

Безнең гәҗит

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала язмышы