Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлбарыс елын каршылаганда йоклый күрмәгез!

Шулай ук бу Яңа ел бәйрәмендә һичшиксез пилмән пешерегез, ә боткага якын да килмәгез. Ни өченме? Кытайлар белә.

Кытайда Яңа елны бар шартын китереп каршылыйлар. Ел хуҗасының күңелен күрсәң, ел уңышлы булачак, дип ышаналар.

Су Юлбарысы елын Кытайда ничек каршы алачаклармы? Йокламыйча! Нәкъ быел Яңа ел төнендә йокламаска кирәк икән. Хәтта бәйрәмне яратмасаң да. Югыйсә, бәхетеңне йоклап калдырырга мөмкин, ди.

2021 ел тәмамланганда, 2022 ел ишек какканда елмаеп-көлеп, уйнап-биеп торыгыз. Киемегез табигый тукымалардан, зәңгәрсу, зәңгәр, кара, яшел, көрән яисә зәйтүн җимеше төсендә булсын. Ә менә “юлбарыс” булып киенергә кирәкмәс.

Кытайлар быел бәйрәмдә һичшиксез пилмән пешерергә киңәш итә. Юлбарыс моны яхшы бәяләр. Һәм барлык итле ризыкларны да. Ә менә Яңа ел алдыннан ботка ашамагыз. Киләсе елда күңелсезлекләрне “кашыклап” йотмас өчен.

Чын кытайларча Яңа ел каршылыйсыгыз килсә, бәйрәмдә озын токмач та пешерегез. Шул токмачтай озын, бәхетле гомергә ия булырсыз, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор:Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап юлбарыс