Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлда бозлавык икәнне онытмасагыз иде!

Бүген иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Балтачтан Сосна авылына менеп төшкән арада гына да юлдагы 3 күңелсезлеккә юлыктык.

Беренчесе «Балтач сөт-май комбинаты» каршында булган иде. Сосна ягыннан килгән машина тауны төшкәндә тиешле тизлекне сакламау аркасында юл кырыена кереп киткән.
Икенче машина Сосна урта мәктәбе янәшәсендә юл кырыена киткән. Руль артындагы яшь егет юл кырыен абайлап бетермәгән иде ахры.
Өченче күңелсезлектә алдагылары белән чагыштырып караганда машина зуррак зыян күргән иде. Сосна ягыннан килеп тауны төшеп барган машинаны юлдагы кар боламыгы уйнатыптыр ахры икенче як юл кырыендагы бордюрга китереп бәргән. Машинаның алды хәйран ук сытылган, шоферы тимер атына килгән зыянны карап, үзенең исән калганына сөенә иде ахры.

Хөрмәтле шоферлар! Юлда кар астында бозлавык икәнне исегездән чыгармасагыз иде. Ярый да бүгенге бу күңелсезлекләрдә идарәсен югалткан машиналар каршына икенчеләре очрамаган, ә киресенчә булса? Шушыларны истә тотып, үзебезнең дә, юлда йөрүче башка шоферларның да иминлеген кайгыртсак иде.
Фото: smolmotor

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250