Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлда да акыл кирәк

Татар халкында борынгыдан килгән күркәм гадәт бар. Юлга чыкканда һәркемне: «Хәерле юл!» дип озатып калалар. Әйе шул, без яши торган заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый.

Юлда имин йөрү безнең үзебездән тора. Имгәнүне булдырмау, сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк юлыгалар. «Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел», дип юкка гына әйтмиләр. Юлга чыкканда һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, юл билгеләрен белү бик мөһим. Менә аларның берничәсе генә: юлның уң ягыннан гына, бары тик тротуардан гына йөрергә, урамны тиешле урыннарда гына аркылы чыгу кирәк. Болар без белергә тиешле гади генә кагыйдәләр. Ә кайбер кешеләр аларны да үтәми бит. Яз җиткәч, малайлар, кызлар велосипедка утырып урамга чыгалар. Алар арасында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәүчеләр дә бик еш очрый. Шуның аркасында бәлага тарыйлар. Юл кагыйдәләрен бозган кешеләр үзләре генә зыян күреп калмый, ә башка кеше тормышын да куркыныч астына куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250