Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлга кинәт йөгереп чыккан җәяүле аркасында ике кешенең гомере өзелгән

«Лада» шоферы, җәяүлене таптатмыйм дип каршы як полосага чыккан һәм чит ил машинасы белән бәрелешкән.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Чистайда юлга кинәт йөгереп чыккан җәяүле аркасында ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

7 май көнне 15.20 сәгатьтә Чистай шәһәренең Энгельс урамында «Лада Самара» автомобиле каршында бер ир-ат кинәт юлга йөгереп чыккан. «Лада» шоферы, җәяүлене таптатмыйм дип каршы як полосага килеп кергән һәм «КИО Соренто» белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Лада»ның 32 яшьлек шоферы һәм 31 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган 49 яшьлек җәяүлене Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге юл һәлакәтенең нечкәлекләрен ачыклый.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев