Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юллар хәзер... зират якларына юл ала

Кышлар килгән саен  күңел сыкрый, Ак юлларга карап яшь тама...

7 гыйнвар кем өчендер бәйрәм, кем өчендер газизләрен югалкан көн. Узган  ел да нәкъ шушы көнне Норма авылында туып-үскән, Төмән якларына кияүгә чыккан  Лилия белән аның иптәше Римның юлда гомере өзелде. Өч ул ятим калды, карындагы кызчык та якты дөньяларны күралмады. Үзәк өзгеч вакыйга булды бу. Якыннары, дуслары әлеге яшь, ярдәмчел, сөйкемле гаиләне югалтуны бик авыр кичерде. Бу көннәрдә аларга багышлап язылган шигырь социаль челтәр буйлап йөри. Л.Т.Гарифуллинаның шигырен күз яшьләрсез генә уку мөмкин түгел.

Рим-Лилия, сезнең якты истәлегегезгә багышлыйбыз диелә шигырьдә

Гомер юлы, аның озынлыгын

Йә, әйтегез, кемнәр санаган?

Нигә Ходай гомер юлларын да

Өзелмәслек итеп салмаган?!

 

Гомер юлы... Рәхимсез дә үзе,

Борчуларга сала, уйлансаң.

Нечкә кылдай өзелә дә кайчак,

“Өзелмәс”, – дип әгәр ышансаң...

 

Юллар, нигә җансыз соң сез?!

Аерасыз ана-баланы.

Арабыздан, мәңгелеккә диеп,

Урладыгыз матур бер парны...

 

Өч баланы мизгел эчләрендә

Сарып алды салкын ятимлек.

Ап-ак кышта кара хәбәр килде:

“Югалттыгыз әти-әнине”...

 

Рим-Лилия,  кыштан аграк иде

Сезнең күңел, сезнең хыяллар.

Төпсез калды җиһан шул минутта

Ятим калды дуслар, туганнар...

 

Юллар, нигә бер мизгелгә генә

Җан кермәде икән үзегезгә?!

Өч ятим җан, ике сүнгән гомер –

Күпме рәнҗеш ятты үзегезгә.

 

Кышлар килгән саен  күңел сыкрый,

Ак юлларга карап яшь тама.

Юллар хәзер, бер күрешү эзләп,

Зират якларына юл ала...

Сагынуга гына юк һич дәва...

Л.Т.Гарифуллина.

Искә алуыбыз мәрхүмнәр рухына дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалтулар