Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юллар, юллар...

Безнең Сәрдегәнебез сыман кечкенә авылларга асфальт турында хыялланырга гына туры килгән чакта ...

Безнең Сәрдегәнебез сыман кечкенә авылларга асфальт турында хыялланырга гына туры килгән чакта, авылдашыбыз Салихов Дамир абый ярдәме белән 1997 (бәлки ялгышамдыр, мин ул чакта бик кечкенә булганмын) елда урамыбыз юлларына асфальт җәелгән иде. Башкалар яз-көзен, яңгыр яуган вакытта бата чума йөргәндә без ялт иткән юлдан йөрдек һәм йөрибез, Аллага шөкер. Сәрдегәнебезгә, аның халкына шундый мөмкинлекләр тудырган өчен Дамир абыйга, без авылдашлары, чиксез рәхмәтле.

Еллар уза тора, бар әйбер дә мәңгелек булмаган кебек, юлларны да төзәтү кирәк. Менә бу ел безнең авыл урамнарын ремонтлау алып барыла:төрле чокыр-чакырлар ямала, кайбер өлешләренә тулаеп асфальт түшәлә. Әлеге эшләргә үз өлешен керткән МДСУ хезмәткәрләренә, авылыбыз советы башлыгы Рафил Хабибулловичка рәхмәтебезне белдерәбез.

Туган Авылым - Сәрдегән (Сардыган)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар