Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юллардагы иминлек яшьләр кулында

20 апрель көнне «Балтач» спорткомплексында республикакүләм «Яшь машина йөртүчеләр - 2016» конкурсы булып узды.

Анда республикабызның 26 район һәм шәһәреннән 31 команда катнашты. Конкурсның төп максаты - 16-18 яшьлек машина йөртүче кызларның һәм егетләрнең осталыгын бәяләү һәм машина йөртү күнекмәләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытырга булышу иде.

Яшь шоферлар иң беренче эш итеп юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтеп, сорауларга җавап бирделәр. Аннары исә, аларны әзрәк ял иттерү максатыннан әлеге чараның ачылыш тантанасы булды. Анда ТР ДОСААФ идарәсе рәисе урынбасары Владимир Трошин, Россия автомобиль спорт федерациясенең 1 категорияле төп хөкемдары Дмитрий Бойко, Балтач автомобиль мәктәбе җитәкчесе Рафил Фәйзрахманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтовлар катнашты. Катнашучыларга югары кәефне «Эра» бию төркеме бүләк итте.

Мондый конкурс районыбызда тәүге мәртәбә генә үткәрелсә дә, оештыру дәрәҗәсе югары дәрәҗәдә иде. Моны чит районнарда килгән ДОСААФ оешмалары да ассызыклап үтте. Егетләр һәм кызларның әзерлекләре ни дәрәҗәдә булуын ярышлар вакытында күреп булса да, бәхет елмаю да төп фактор булып торгандыр дип уйлыйм. Бигрәк тә фигуралы машина йөртүдән соң катнашучыларның хис-кичерешләре йөзләренә язылган иде. Әле бит хөкемдарлык эшен башкаручы Дмитрий Владимировичның да кырыс булуы йөзенә үк язылган. Соңгы этапны башкарып чыккан курсантлардан конкурска карата фикерләрен сорагач, алар дулкынлануларын яшермәделәр. Ерак юлларны үтеп килеп тә, җиңү яулый алмаганнар киләчәктә хаталарын төзәтү өстендә тагын да күбрәк эш башкарачакларын белдерделәр.

Республикабыз юлларында көн саен йөзләгән аварияләр теркәлә. Аларда бер гаебсез күмпе кеше тән җәрәхәте ала, күпме кешеләр һәлак була. Әлеге конкурс киләчәктә руль артында йөриячәк егет-кызларга аларның юлларда иминлек булдыруларында нинди роль уйнаганнарын да аңлатырлык итеп эшләнгән иде. Җитди караш белән хөкемдарларның җиңүчеләрне атауларын көткән мәлдә, курсантларның һәрберсе үзара фикер алышып, ерактан ук ялтырап торган кубокларны күзәттеләр. Йөрәк тибешен арттырып, дулкынландыргыч мизгелләр килеп җиткәч, конкурсның төп җиңүчеләре аталды, ул Биектау районы командасы иде. Икенче урында Арча, ә өченче урында Казан шәһәре командалары. Аерым төр ярышларда җиңү яулаган егетләр һәм кызлар диплом, грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250