Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлларыгыз сикәлтәсез булсын!

«Юл» дигән бер нәни сүз бар. Тик сүзе генә кечкенә, үзе ул иксез-чиксез. Юлга чыгасы кешегә: «Барыр юлларың уң, сикәлтәсез булсын», дибез. Тик күп вакытта тигез юллар да кеше гомеренең өзелүенә сәбәпче була.

Юл фаҗигаләрендә сабыйларның бер гаепсезгә зыян күрүләре тагын да аянычлы. Безнең мәктәп-бакчада да укытучы һәм тәрбиячеләр балаларга юлларда имин йөрү кагыйдәләрен аңлата­лар. Моның өчен аерым бүлмә җиһазландырылды. Нәниләр буш вакытларында монда кереп юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, игътибарлы, сак булырга, аяныч хәлләргә юлыкмаска өйрәнәләр, әти-әниләре белән берлектә рәсемнәр ясап алып киләләр.

Быел да бакчабызга район ЮХИДИ җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин килде. Балалар бу көнне зур түземсез­лек белән көтте. Сабыйлар ике командага бүленеп, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча көч сынаштылар: шигырьләр сөйләделәр, зирәклектә үзләрен сынадылар, җырлар башкардылар, төрле биремнәр үтәделәр. Бәйрәм ахырында Фәргать абый балаларга үзен кызыксындырган сорауларын бирде. Мәсәлән: юл билгел­әрен таныйсызмы? Машинада махсус утыргычларыгыз бармы? Велосипедта ничә яшьтән юлда йөрергә ярый? Нәниләр дә югалып калмады, Фәргать абыйларын якын итеп, аның янәшәсенә җыелып, үзләренең җавапларын җиткерделәр.

Соңыннан кунаклар сабыйларга юл хәрәкәте билгеләрен һәм кагыйдәләрен төгәл белергә кирәклеген әйтеп, үзләренең бүләкләрен тапшырды. Әйе, бу көн балалар күңелендә әле озак сакланыр. Курыкмыйча, әмма саклык белән юл аркылы чыксаң, урамда дөрес юл сайласаң, автобуска яисә машинага ничек утырырга, анда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белсәң, һичшиксез туган йортыңа исән-имин кайтыр­сың. Машинаны йөртер һәм бәлага очрамас өчен дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә, үзеңне киләчәк тормышка хәзердән үк әзерләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев