Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Җыйган акчалар шушылай эшкә җигелсә, без бик риза" (+фото)

Өлкән буын болай да аңлый инде, яшь гаиләләрнең дә үзара салымның ни дәрәҗәдә файдалы булуын тоеп- күреп яшәве шулай ук куандыра.

Кариле авылында яшәүче Гөлнара Закирова шулай диде референдумның әһәмияте турында сорашкач. "Кирәк-яракка, халыкка ярдәмгә бит", дип тә өстәде.

Өлкән буын болай да аңлый инде, яшь гаиләләрнең дә үзара салымның ни дәрәҗәдә файдалы булуын тоеп- күреп яшәве шулай ук куандыра. Бүген дә Норма авыл җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәм тавыш бирергә хокукы булган гражданнар арасында 2019 елда 550 сум күләмендә үзара салым кертелүгә һәм ул җыелган акчаларның түбәндә күрсәтелгән урындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылуына ризамы-юкмы икәнлекләрен белү өчен тавыш бирүләр бара.

 

Ә Норма җирлеге буенча хәйран эшләр башкарылырга тора:

Кариле авылында: Дружба, Г.Тукай, С.Сәйдәшев, Г.Әшрәфҗанов урамнарында 5 һәм 7нче номерлы йортлар арасында юлның машиналар йөри торган өлешенә асфальт-бетон катламы җәйдерү, Т Миңнуллин, Һ. Такташ, Төзүчеләр, Г.Исхакый урамнарында юлга вак таш катламы җәйдерү, Лесная, Овражная урамнарын вак ташлы туфрак катламы белән җәйдерү, янгынга каршы 2 гидрант урнаштыру һәм аны комплектлаучы эшләнмәләр сатып алу.

Норма авылында: М.Садри, Лицей урамнарында юлларга вак таш катламы җәйдерү; М.Вахитов урамында асфальт-бетон катламлы юлны ремонтлау, янгынга каршы 2 гидрант урнаштыру, һәм аны комплектлаучы эшләнмәләр сатып алу; балалар өчен уен мәйданчыгы төзү.

Чапшар авылында: Х.Туфан, Ш. Усманов урамнарында юлларның асфальт -бетон катламын аерым һәм өлешчә урыннарын ремонтлау.

Кили авылында: агачларны кисү, Г.Тукай һәм Нариман урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр күпере төзү, Г.Тукай урамында юлга вак таш катламы җәйдерү; янгынга каршы 2 гидрант урнаштыру, һәм аны комплектлаучы эшләнмәләр сатып алу;

Пүскән авылында: Ф.Кәрим урамында юлга вак таш катламы җәйдерү, су белән тәэмин проектын эшләү.

Нормабаш авылында: Г.Ибраһимов һәм Н.Баян урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр күперен ремонтлау, Г.Ибраһимов урамында шлагбаум урнаштыру, янгынга каршы 2 гидрант урнаштыру, һәм аны комплектлаучы эшләнмәләр сатып алу;

Норма һәм Кариле авыллары өчен Норма авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: референдум