Йөзем иммунитетны күтәрә
Виноградның барлык файдалы сыйфатлары кипкән җимештә дә саклана.
Без яратып ашаган йөземнең киптерелгән виноград булуын белмәүче кеше аздыр. Ә менә бу кипкән җимеш виноградның барлык файдалы сыйфатларын, ягъни 70-80 процент витаминнарын һәм 100 процент микроэлементларын саклавын күпләр белмидер әле.
Йөземне нерв системасын ныгыту, тынычландыру өчен, хәлсезлектән, ашказан-эчәк юллары бозылганда, йөрәк һәм бавыр авыртканда кулланалар. Бу җимешнең иммунитетны күтәрүгә, анемиягә каршы да файдалы булуы билгеле, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев