Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үз авылыбызга үзебез хуҗа

- Барасыңмы референдумга? - Теге акча җыю турындагымы? - Уйлыйм әле менә, кирәкме ул миңа, юкмы.

Район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Илшат Солтанович ГАЛИМУЛЛИН белән сөйләшеп, менә шундый икеләнүләргә ачыклык кертергә тырыштык.
Республикада бүген эшләп килүче уникаль программалар һәм инициативалар күп. Рөстәм Миңнеханов аларны тормышка ашыруда киң масса халыкның катнашуы, теге яки бу төбәктә яшәүче беркемнең дә битараф булмавы мөһим дип саный. Аның кушуы буенча 2013нче елдан җирле территорияләрне үстерүне республика бюджетыннан финанслау программасы эшли башлады.
Акчаны районнарга бүлеп кенә дә җибәреп булыр иде. Әмма болай аның тиешле максатларда тотылу-тотылмавын контрольләп бетерү мөмкин булырмы?! Ә менә үзара салым акчасына өстәп бирү мондый икеләнүгә урын калдырмый. Һәркем үз авылында күпме салым җыйналганын, республика бюджетыннан һәр 1 сумга 4 сум өстәлгәнен һәм бу акчаларга нәрсә эшләнгәнен конкрет белеп, күреп тора.
Һәм тагын бер мөһим момент: үзенең торган төбәген матурлау, тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча нәрсә төзергә, яңартырга кирәклеген авыл җыенында халык үзе билгели. Узган ел җыелган салым акчасына башкарылган эшләрдән соң моны авыл халкы үз рәхәтлегендә тойды. Бик күп авылларда урамнардагы юлларга вак таш түшәлде, чишмәләр, зиратлар, һәйкәлләр рәтләнде, урамнарны яктырту проблемалары чишелде. Шулай булса да, әле эшлисе эшләр дә күп. Шуңа күрә быел да 29нчы март көнне үзара салым җыю буенча районда референдум үткәрелә.
Анда "Авыл җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәм тавыш бирергә хокукы булган гражданнарга 2015нче елда 200 сум күләмендә үзара салым кертелүгә һәм ул средстволарның түбәндә күрсәтелгән урындагы мәсьәләне хәл итү өчен тотылуына сез ризамы?" дигән сорауга "әйе" яки "юк" дип җавап бирергә кирәк. Һәм нинди суммага нәрсә эшләнәчәге конкрет күрсәтелгән.
Пыжмара җирлеге Советы депутатлары күпчелек сайлаучылар фикерен искә алып, сорауны һәр кешедән 500 әр, Бөрбаш - 400 әр, Карадуган һәм Смәел җирле үзидарәләрендә 300 әр сум үзара салым җыйнарга дип куйганнар. Акыллы уйлаганнар. Республика бюджетыннан акча күбрәк кайта һәм күбрәк проблемаларны хәл итеп булачак.
Узган ел җыелган үзара салым һәм аңа башкарылган эшләрдән соң күпчелек халык бу программаның кирәклеген аңлады. Узган елгы референдумнан соң район буенча 5 миллион 42 мең 400 сум үзара салым җыелды. Аңа өстәп, республикадан 19 миллион 628 мең 800 сум бирелде. Җирлекләр буенча ул түбәндәгечә булды, саннар 2015нче елның 1нче гыйнварына, мең сумнарда:
Җирлекләр
Җыелган үзара салым
Республикадан бирелгәне
Балтач
1365,8
4933,6
Норма
511,0
2044,0
Чепья
396,8
1584,0
Куныр
282,8
1115,2
Карадуган
277,8
1111,2
Салавыч
268,6
1074,4
Бөрбаш
243,6
974,4
Нөнәгәр
216,4
865,6
Яңгул
179,0
716,0
Югары Субаш
166,4
665,6
Урта Көшкәт
159,2
644,8
Сосна
156,4
625,6
Кече Лызи
154,4
617,6
Пыжмара
146,4
585,6
Шеңшеңәр
139,0
556,0
Смәел
132,0
528,0
Борнак
126,6
506,4
Шубан
120,2
480,8
Җирлекләрдә шушы ике санны кушкан кадәр суммада эш башкарылган дигән сүз. Район буенча ул 24 миллион 671 мең 200 сум тәшкил итә.
Кайбер җирлекләрдә салым озын-озак тоткарлык белән җыйналу сәбәпле, республикадан акча да соң килде. Карлар яуганчы сезонда планлаштырылган эшләрне эшләп җиткерә алмадылар. Димәк, төзү-төзекләндерү эшләрен җәй эшләп калу өчен тиешле салым акчасын вакытында кертергә кирәк.
Ә халыкның референдумга килүенә, авылымда яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешемне кертәм, дип тавыш бирүенә ышанмый мөмкин түгел. Чөнки безнең районда аңлы халык, үз дәрәҗәсен белгән һәм хөрмәтләгән халык яши.
Фото: http://www.tomsk.ru/news/view/89132

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250