Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үз эшебезне яратып башкарыйк!

Язылу чорында халык фикере белән кызыксынып, безнең иң якын дусларыбыз, олы таянычларыбыз булган хат ташучыларның хезмәтләрен дә яктырту максатыннан авылларга чыгабыз.

Газета-журналларга язылу чоры хат ташучылар өчен генә түгел, заманалар үзгәрү белән редакция коллективларына да имтихан чорына әверелеп бара. Элеккеге кебек елына бер генә түгел, ике бит. Зарлана дип уйламагыз тагын, зарлану түгел, безнең халыкның элек һәм хәзер дип еш чагыштырырга яратканыннан гына монысы.

Язылу чорында халык фикере белән кызыксынып, безнең иң якын дусларыбыз, олы таянычларыбыз булган хат ташучыларның хезмәтләрен дә яктырту максатыннан авылларга чыгабыз.

Элек  газета-журналларны ник күп итеп укыганнар да, ни өчен хәзер вакытлы матбугатка язылмыйлар яки аз санда язылалар?  Интернет, электрон газеталар, сайт булганга дияр күбегез. Анысы хак, килешәм. Тик ул гына микән сәбәбе? Замана белән хат ташучылары да үзгәрде шул. Элеккеге кебек язылырга өндәп, «үтереп» газетаны мактаган хат ташучылар белән сирәк очрашабыз. Бу бер генә дә тырнак астыннан кер эзләү түгел, тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләре күплеген дә беләбез, хезмәт хаклары да мактанырлык түгел, әмма бар бит үз эшен җиренә җиткереп, башкаларга үрнәк итеп куярлык хат ташучылар да. Бу нисбәттән, Яңгул почта бүлекчәсе хат ташучыларыннан гомергә уңды. Озак еллар халыкка хезмәт күрсәткән Рәфия һәм Мәдинә апаларны гел мактап искә алалар. Мәдинә апа лаеклы ялга киткәч, Рәфия апа Энҗе Мотыйгуллина белән эшли башлый.

– Энҗе үз эшен шулкадәр оста башкара, күзләр тимәсен, – ди Яңгул почта бүлекчәсендә әле үзе дә яңа гына мөдир булып эшли башлаган Римма Хәбриева.

Энҗе хат ташучы булып эшләүдән тыш, “Яңа тормыш” җәмгыятендә – фермада хезмәт куя. Икесе ике тармак, икесе дә физик һәм рухи көч таләп итә. Әмма Энҗе берсенә дә тел-теш тидерми. “Якты йөзле, тәмле телле, халык белән бик килешеп эшли, авылдашлар да бик ярата үзен”, диләр аның хакында. Бу исә авылдашларының аның хезмәтенә  биргән иң олы бәя, миңа калса.

Дүрт бала белән тол калып, аларны аякка бастырыр өчен әнә шулай тырышып-тырмашып яшәгән мәле аның. Абзар тулы мал-туар, кош-корт үстерә, оста пешекче, эш урынында мактаулы хезмәткәр, кадерле һәм үрнәк әни Энҗе.

– Яшерен-батырын түгел, хәзер халыкны вакытлы матбугатка яздыру елдан-ел кыенлаша. Бу кыен хәлдән чыгу юллары бармы? – дип кызыксынам Энҗедән.

– Без турыдан-туры халык белән эшлибез. Безнең тарафтан кызыксындыру була икән, халык, әлбәттә, язылачак. Дорфалык белән бернигә дә ирешеп булмый. Шушы авылда яшәгәч, аның халкын, холкын да биш бармагыңдай беләсең инде. Һәр эшне яратсаң гына башкарып була бит аны. Шуңа да хезмәтеңне яратып башкару кирәк, – ди ул.

Хак сүзләр. Һәркемгә дә үз хезмәтендә девиз итеп алырлык сүзләр.

 

Фото: Р. Хәбриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка