Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үз эшен башлаучыларга зур ярдәм булачак

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эшләрен башлап кына җибәрүче фермерларга булышлык итү" программасында катнашуга гаризалар кабул итә.

Ведомство программасын тормышка ашыру кысаларында, дәүләт түбәндәге юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтәчәк: сөтчелек тармагын үстерү, мөгезле эре терлекләрне симертү, атлар, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, кош-кортларын (күркә, үрдәк, каз, тавык) үрчетү, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы һәм азык культуралары җитештерү, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү.
Гаризалар һәм документлар 2015 елның 13 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Федосеевская урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 307нче бүлмә. Кабул итү вакыты: 9.00-11.00 һәм 13.00-16.00 сәгатьтә. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен район башкарма комитетына яки район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә буладип хәбәр итә Интертат.ру
Фото: http://shbiznes.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250