Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Үз көчебезгә ышанырга туры килә”

Яшим дисәң, бер генә юнәлеш белән барып булмый. Тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелергә кирәк. Бер көнгә генә тукталсаң да, күпне югалтасың.

Үткән гасырда төзелеп, аннан шәхси кулларга күчеп, тора-бара бушап калган биналар яныннан үткәндә күпләрнең йөрәге әрнеп куядыр.

Вакытында аларга юньле хуҗа табылмады, үз милке итеп рәсмиләштергәннәр дә нигәдер аны акыллы максатларда файдалана алмады. Шөкер, сирәк булса да, районда без күрергә теләгәнчә эшләүче урыннар да бар икән. “Чепья Сельхозтехникасы” базасында урнашкан “Зифа” ширкәте, әнә, бүген төрле юнәлешләрдә мәш килеп эшләп ята.

–Без бу территориядә 2009 елда эшли башладык, – дип сөйли бүгенге хуҗасы Илнур Шакиров. – Башта бертуган абыем эшләде, ул башка  юнәлешкә күчкәч, 2012 елдан мин җаваплы булып калдым.

Менә шул чордан ширкәт икенче сулышын ачар өчен көрәш башлый дисәк тә, арттыру булмас. Дистә еллар Казанда эшләп, туган ягына кайткан Илнур барысын да нульдән диярлек башлый. Нульдән, чөнки башта ширкәт көнбагыш мае сыктыру буенча махсуслашкан була. Чимал белән проблемалар була, шунлыктан Илнур аны рапс эшкәртү цехы итеп үзгәртә. Бер тармак, бер юнәлеш белән генә әллә кая китеп булмасын аңлаган эшмәкәр акрынлап башка юнәлешләргә дә “кармак сала”. Еллар үтү белән, өстәлә-өстәлә, алар инде бүген дистәләп юнәлешкә җиткән. Өстәвенә, “Сельхозтехника” ның төп миссиясен, төп юнәлешен дә саклап калганнар.

–Республикада без шундый дүртәү генә калдык инде, – ди Илнур. – Беләсезме, авыл өлкәннәре, элек шушында эшләүчеләр килеп рәхмәт әйтәләр, саклап калдыгыз, шушында ишетелгән тимер-томыр, техника тавышы да җаныбызга якын, диләр...

Эшли башлауга ук Илнур архив белән таныша. Үткән еллар эчендә күпме кеше хезмәт куйган, күпме эшләр эшләнгән... – аларны сызып ташлап булмасын аңлый ул. Шуңа күрә техникалар ремонтын, өстәмә тагылмалар, җайланмалар ясауны саклап кала, дәвам итә (әле элек директор булып эшләүчеләрнең портретларын эш кабинетына эләргә ниятли, портретларга заказ биргән инде). Бүген биредә КамАЗларга өр-яңа кабина да эшләнә, рамына кадәр сүтеп, аларга өч төрле (заманча итеп әйтсәк 3в1) әрҗә дә ясыйлар. Анда ком-таш ташып та, бераз биегәйтелгәнен өстәп, ашлык ташып та, тагын да биегәйтеп, туратылган масса төяп тә була. Бүген хуҗалыкларда бик нәтиҗәле дип тәкъдим ителгән күтәртмәле тырмаларны да, үзләре уйлап тапкан агу сиптергечләр, башка төр тагылма җайланмалар да инде үз клиентларын тапкан. Район хуҗалыклары, күрше-тирәләр генә түгел, күрше өлкәләр белән дә хезмәттәшлек итәләр.

Биредә һәр бина эшли. 1972-1977 елларда сафка басканнарын да эчтән тәртипкә китереп, ремонтлап-агартып, элекке рәвештә саклап калганнар. Акрынлап түбәләрен ремонтлаганнар, быел тышкы кыяфәтләрен үзгәртәчәкбез диләр. Элекке биналар янына яңалары да өстәлгән.

200 гектар җир белән тотынган зифалылар. Орлыкчылык юнәлешен тагын да киңәйтергә уйлаганнар, арендага маридан өстәмә 5000 гектар җир алганнар. “Бу арада тагын 7000 гектар җирне рәсмиләштерергә йөрибез, – ди Илнур. – Җирсез булмый. Рапс, люцернаны үзебез үстерәбез. Рапс маена да, люцерна орлыгына да сорау бик зур. Люцерна орлыгын чистарту, калибрлаштыруга көйләнгән тулы бер линиябез бар. Казахстан, Кыргызстан, Белогруссия, Мәскәүләргә кадәр җибәрәбез. Иң стабильле эшли торган юнәлеш бу. Горчица орлыгын да сораучылар күп. Узган ел грануллы үлән оны ясый торган бер линия сафка басты. Бүген аңа да сорау зур. Район хуҗалыклары да ала, арадашчылар да күпләп алып китә. Әле бүген дә 40-50 тонналап әзер продукция бар. Техникаларыбыз да шактый. Кырда эшләргә кирәкле бөтен төре дә бар. Быел яңа – күпкә көчлерәк киптергеч эшләргә җыенабыз.

Моның кадәр төрле юнәлешне колачлар өчен, билгеле, берсеннән-берсе көчле кадрлар кирәк. Илнур исә нәкъ шундыйларны үз янына туплый алган. Урынбасары Валерий Михайлов, цех җитәкчесе Эдуард Михайлов, баш агроном Мәгъфүр Сабиров, һәркайсы үз эшенең осталары булган Анатолий Михайлов, Владимир Синяев, Газинур Хәмидуллин, Эдуард Веденеев, Юрий Ильин... – илле кешелек коллективта әле бу исемлекне тагын да дәвам итәргә була. Исәп-хисап эшләрен төгәл алып баручы Сәрия Хәбибуллина, Айсылу Данилова, Наталья Гавриловаларны да Илнур бик хөрмәт белән телгә алды. “Пешекче кызыбыз Сәвия Гафиуллинаны калдыра күрмәгез, эшчеләребез ул пешергән ризыкларны бик мактап ашый”, – диде. Сүз уңаеннан, биредә ел әйләнәсе бушлай төшке аш каралган, кырда эшләүчеләр дә ике тапкыр бушлай ашатыла икән. Процентлы кредит алырга мәҗбүр булучыларның да процент өлешен ширкәт каплап бара (процентсыз кредит булып чыга), хезмәт хакын да вакытында биреп баралар, авыллардан килеп эшләүчеләргә унбиш служебный машина бирелгән, үз машинасы белән йөрүчеләргә бензин салына... Печән, саламны да быелдан бушлай бирергә җыеналар.

– Мин башкача эшли дә алмыйм. Ничек тә кешеләрне кызыктырырга кирәк, ни дисәң дә, районның төрле авылларыннан, Мари Иленнән килгән кешеләр эшли бездә, – ди ул үзе бу өстенлекләр турында. – Без бүгенгә кадәр үз көчебез белән эшләдек, шуңа күрә төрле чаралар күрергә, төрле юнәлешләрдә эшләргә, эзләнергә туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев