Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үз теләгем белән өйләндем (хатын шулай әйтергә кушты)!

Егетләр ни уйлап өйләнә микән? Күптән түгел кеше сораштыручы бер агентлык сораштыру үткәргән.

Аның нәтиҗәләре буенча, һәр өченче ир-атның, үзе теләп түгел, яраткан (кайчак яратмаган) кызы теләге буенча өйләнгәне ачыкланган, ди. Хатыны иренә: – Әнинең юбилее бит, нәрсә бүләк итик икән? – Белмим, әйдә ничә яшь, шуның кадәр акча бүләк итик! – Әллә?! 50 мең суммы? – Нәрсә, синең әниеңә 50 мең яшь мени?! *** Кем әйтмешли, “кем нәрсәгә укыган бит”... Бөтен Россиядә балаларга, аз керемле гаиләләргә ярдәм кампанияләре җәелеп килгән шартларда Чечня башлыгы – Рамзан Кадыйров, тагын да алгарак китеп, кәләш өчен калым түләргә акча өләшә башлады. Әйе-әйе, бу дүшәмбе Рамзан Кадыйров Республика буйлап чәчелгән 207 кәләш-кызны “сатып алу” өчен Әхмәт-Хаҗи Кадыйров исемендәге фондтан 10,3 миллион сум акча бүлеп биргән. Шулай итеп, өйләнергә карар кылган һәр егет 50шәр мең сум күләмендә акча белән “бүләкләнгән”. Шунысы бар, шәригать һәм гореф-гадәт кушуы буенча, “бүләк”нең 50 меңе дә туйдан соң хатында калырга тиеш икән... Әлбәттә, 50 меңгә дәгъва кылучы егет үзенең аз керемле булуын да расларга тиештер. Шуңа да карамастан, Чечня реалийлары өчен, җитәкче ягыннан шактый кешелекле, хупларлык һәм кирәкле адым, минемчә. Чечня – без түгел Бу “өйләндерү” чарасын монда (Татарстанда) да кулланырга булыр иде дә, тик менә 50 меңгә генә алданып өйләнүчеләр булыр микән? Өйләнгәннәре дә “керделе-чыктылы” уенына күнеккән “сыек” башлы “бизнесменнар” гына булмасмы? Гадиләштеребрәк әйтсәк, күбесе “эшләгән” акчасына 7нче, йә 8нче уртакул айфон алып, икенче көнне үк аерылышып бетмәсме? Без Чечня түгел шул... Чечня – без түгел. Аерылышу дигәннән, 2019 ел статистикасы буенча, Татарстанда 10 400 туйга 4 800 аерылышу туры килгән. Ягъни, якынча, һәр икенче өйләнешү аерылышу белән тәмамланган. “Болай гына, по-граждански” сортында яшәүчеләрне исәпкә алсак (андыйлар бөтен парларның яртысын тәшкил итә диләр), аерылышучылар статистикасы күпкә аянычлырак булуын аңларбыз. Үз теләгем белән – хатын кушты Кызларның ник кияүгә чыкканнарын без якынча чамалыйбыз. Ә менә егетләр ни уйлап өйләнә микән? Күптән түгел кеше сораштыручы бер агентлык та, минем кебек кызыгып китеп, сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, һәр өченче ир-атның, үзе теләп түгел, яраткан (кайчак яратмаган) кызы теләге буенча өйләнгәне ачыкланган, ди. Ягъни мәсьәлән: – Исәнмесез, сез нигә өйләндегез? – Әй, хатын шулай кушты! Аннан соң без ничек итеп гомер буе шул “хатын кушты”дан чыга алмавыбызга аптырыйбыз, шулай бит?.. Хатын башы белән өйләнүчеләргә “традиция буенча, шулай кирәккә өйләндем”нәр килеп кушылган. Андыйлар саны дүрткә бер чыккан. Бары тик 10 егетнең берсе генәүз теләгем белән, яратып өйләндем” дип җавап биргән. 10 мескеннең берсе! Россияне сез һаман да демократик ил дип атыйсызмы ул? Өйләнешкәннәргә күркәм сабырлык теләп, 20 ел камыт сөйрәүче мин – Әмир Исламов дип белерсез. P.S.: Үз теләгем белән өйләндем (хатын шулай әйтергә кушты)!

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/z-telgem-beln-ylndem-khatyn-shulay-yterg-kushty

Егетләр ни уйлап өйләнә микән? Күптән түгел кеше сораштыручы бер агентлык сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, һәр өченче ир-атның, үзе теләп түгел, яраткан (кайчак яратмаган) кызы теләге буенча өйләнгәне ачыкланган, ди. Хатыны иренә: – Әнинең юбилее бит, нәрсә бүләк итик икән? – Белмим, әйдә ничә яшь, шуның кадәр акча бүләк итик! – Әллә?! 50 мең суммы? – Нәрсә, синең әниеңә 50 мең яшь мени?! *** Кем әйтмешли, “кем нәрсәгә укыган бит”... Бөтен Россиядә балаларга, аз керемле гаиләләргә ярдәм кампанияләре җәелеп килгән шартларда Чечня башлыгы – Рамзан Кадыйров, тагын да алгарак китеп, кәләш өчен калым түләргә акча өләшә башлады. Әйе-әйе, бу дүшәмбе Рамзан Кадыйров Республика буйлап чәчелгән 207 кәләш-кызны “сатып алу” өчен Әхмәт-Хаҗи Кадыйров исемендәге фондтан 10,3 миллион сум акча бүлеп биргән. Шулай итеп, өйләнергә карар кылган һәр егет 50шәр мең сум күләмендә акча белән “бүләкләнгән”. Шунысы бар, шәригать һәм гореф-гадәт кушуы буенча, “бүләк”нең 50 меңе дә туйдан соң хатында калырга тиеш икән... Әлбәттә, 50 меңгә дәгъва кылучы егет үзенең аз керемле булуын да расларга тиештер. Шуңа да карамастан, Чечня реалийлары өчен, җитәкче ягыннан шактый кешелекле, хупларлык һәм кирәкле адым, минемчә. Чечня – без түгел Бу “өйләндерү” чарасын монда (Татарстанда) да кулланырга булыр иде дә, тик менә 50 меңгә генә алданып өйләнүчеләр булыр микән? Өйләнгәннәре дә “керделе-чыктылы” уенына күнеккән “сыек” башлы “бизнесменнар” гына булмасмы? Гадиләштеребрәк әйтсәк, күбесе “эшләгән” акчасына 7нче, йә 8нче уртакул айфон алып, икенче көнне үк аерылышып бетмәсме? Без Чечня түгел шул... Чечня – без түгел. Аерылышу дигәннән, 2019 ел статистикасы буенча, Татарстанда 10 400 туйга 4 800 аерылышу туры килгән. Ягъни, якынча, һәр икенче өйләнешү аерылышу белән тәмамланган. “Болай гына, по-граждански” сортында яшәүчеләрне исәпкә алсак (андыйлар бөтен парларның яртысын тәшкил итә диләр), аерылышучылар статистикасы күпкә аянычлырак булуын аңларбыз. Реклама ₽ Узбекские Казаны. Акция +Подарок! Ирисы – Эксклюзивы и новинки 2020! Тест на гениальность: Үз теләгем белән – хатын кушты Кызларның ник кияүгә чыкканнарын без якынча чамалыйбыз. Ә менә егетләр ни уйлап өйләнә микән? Күптән түгел кеше сораштыручы бер агентлык та, минем кебек кызыгып китеп, сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, һәр өченче ир-атның, үзе теләп түгел, яраткан (кайчак яратмаган) кызы теләге буенча өйләнгәне ачыкланган, ди. Ягъни мәсьәлән: – Исәнмесез, сез нигә өйләндегез? – Әй, хатын шулай кушты! Аннан соң без ничек итеп гомер буе шул “хатын кушты”дан чыга алмавыбызга аптырыйбыз, шулай бит?.. Хатын башы белән өйләнүчеләргә “традиция буенча, шулай кирәккә өйләндем”нәр килеп кушылган. Андыйлар саны дүрткә бер чыккан. Бары тик 10 егетнең берсе генә “үз теләгем белән, яратып өйләндем” дип җавап биргән. 10 мескеннең берсе! Россияне сез һаман да демократик ил дип атыйсызмы ул? Өйләнешкәннәргә күркәм сабырлык теләп, 20 ел камыт сөйрәүче мин – Әмир Исламов дип белерсез. P.S.: Үз теләгем белән өйләндем (хатын шулай әйтергә кушты)!
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/z-telgem-beln-ylndem-khatyn-shulay-yterg-kushty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туйлар