Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үз урыны кирәк...

Журналистның куен дәфтәреннән. Өебездә ике дистә еллап элек яшьтәшем, авылдашым (элекке хезмәттәшем дә әле) Гөлфара биргән гөл үсә.

Куе кызыл яфраклары, нәфис чәчәкләре белән ел әйләнәсе чүлмәк тутырып утыра ул. Әмма тамчы да нәзберек булмаган шушы гөл өйдә нибары бер урында – кухнядагы бер тәрәзә төбендә генә үсә. Ничә мәртәбәләр урынын күчереп, сынап карадым. Башка урынга күчердеңме, гөл сула, яфраклары корый... Берничә яфрагы тырпаеп калып, үләр чиккә җиткән гөлне кухняга – үз урынына күчердеңме, аңа кабат җан керә. Юклы-барлы бер атна үтте дигәндә инде кабат чүлмәк тере яфракларга Ул анда хәтта су сибәргә онытып, туфрагы корып-кибеп беткәндә дә сабыр итә. Башка урында исә “өр-яңа” туфрак та, иркенлек, яктылык, дым да ярдәм итми. Гел бер хәл кабатлана.  

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөлләр