Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

З яшьлек кеше тешләүче.

Узган атнаныӊ җомга көнендә Казан шәһәренеӊ 203нче номерлы балалар бакчасында башка сыймаслык хәл булган.

Нәниләр төркемендә йөрүче 3 яшьлек бала үзенеӊ иптәшләрен «тешләп җиӊгән». Бер баланыӊ эченән эләктереп, хәйран гына теш әзләре калдырган, ә икенче баланыӊ битеннән үк эләктереп алган. Мескен баланыӊ бит мускулларына кадәр теш батырылган, бит итенеӊ сөягенә кадәр җәрәхәт ясалган. Нәтиҗәдә, бу сабый ДРКБныӊ реанимация бүлегенә эләккән. Бәләкәчкә ашыгыч рәвештә гомүми наркоз астында 1 сәгатьтән артык операция ясалган.
Бакчага балаларын йөртүче әти-әниләр сүзләренә караганда, «тешен эшкә җигүче» малайдан элегрәк тә зарланганнар. Бу вакыйга булган көнне ул бигрәк ярсыган була, бер-ничә балага өстән-өстән генә эләгә. Тәрбияченеӊ читкә игътибарын юнәлтүен күреп, ул үзенеӊ күршесенә ташлана. Олылар, көч-хәл белән, аныӊ авызын ачтыра алалар.
Фото: http://kazan.pt/1760

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250