Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Рифхатовнадан 5 сорауга – 5 җавап.

- Зөһрә Рифхатовна, район ЗАГС бүлеге бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнә? Югыйсә, күп укучыларыбыз Сезнең эшне җомга көнне парларны язылыштыру гына дип күзаллый. - Районда ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итмәгән бер генә кеше дә юк дип исәпләсәк, хезмәтнең күләмен һәм кирәклеген аңлау авыр түгел.

Балтач районында гражданнар хәле актларын теркәүне безнең район ЗАГС бүлеге һәм 17 авыл җирлеге гамәлгә ашыра. Ел саен безнең бүлектә йөзләгән акт язмалары теркәлә: кеше туу яки үлүе, никахларны рәсмиләштерү, аерылышу, баланы уллыкка алу, аталыкны раслау, исем алмаштыру турында. Моннан тыш, акт язуларына төзәтмәләр кертү, Россиянең барлык төбәкләреннән, чит илләрдән килгән хатларга үз вакытында дөрес итеп җавап җибәрү, югалган очракта кабат таныклыклар бирү кебек четерекле эшләр дә бар. Дәүләт, җәмгыять һәм кеше өчен төп мәгълүмат чыганагы архив тора. Шуңа күрә архив фондын камилләштерү безнең төп юнәлешләребезнең берсе. Безнең архивта 160 меңгә якын акт язуы саклана: алар 1920нче елдан 1932нче елга кадәр гарәп, ә 1939нчы елга кадәр латин хәрефләре белән язылган. Бүгенге көндә алар барысы да электрон вариантка күчерелгән. Электрон архив өстендә эшләү, үз вакытында авыр булса да, бүген ул безнең хезмәтебезне күпкә җиңеләйтте.
- Сездәге мәгълүматлар буенча 2013, 2014нче елларда язылышучылар, туучылар саны ничек булды, агымдагы елның 3 айлык нәтиҗәләре куандырамы?
- Соңгы елларда районда уңай демографик ситуация күзәтелә. 2014нче елда 415 бала туу очрагы теркәлде. 2010-2014нче елларда туучы балалар саны үлүчеләргә караганда күбрәк, бу күрсәткеч бары тик республиканың 5-6 районында күзәтелә. Агымдагы елның 3 аена 99 бала дөньяга аваз салды, бу узган ел белән чагыштарганда 10 балага кимрәк. Яңа туган сабыйны теркәгәндә хәзер территориаль бәйлелек булмаганлыктан, әниләр балаларын шәһәрдәге бала тудыру йортында ук терки алалар. Әмма ничек кенә булмасын, бу балалар - безнең район кешеләре. Шунысы сөенечле, соңгы елларда 2нче һәм 3нче балаларын алып кайтучылар күбәйде. Бу, әлбәткә, гаиләләрнең ныклыгы турында сөйли. 2013-2014нче елларда гаилә коручылар саны бертигез, 249 пар гаилә корып җибәрде. Быел исә 3 айга 40 пар язылышты, узган елның бу дәверенә 53 пар никахларын теркәгән иде. Саннарның кимүендә аерым сәбәпләр бар билгеле. Бүгенге көндә 1990-1995нче елларда туган балалар гаилә кора, ә ул елда туган балалар 80нче елда туган балалар, белән чагыштырганда шактый кимрәк. Җәмгыятебезне нык борчуга салган мәсьәләләрнең берсе - гаиләләр таркалуы. Саннарга күз салсак, районда 2014нче елда 67 гаилә, агымдагы елның 3 аена 9 аерылышу очрагы теркәлде. Шунысы сөенечле бу узган ел белән чагыштырганда 45 процентка кимрәк.
- Аерылышу хәзер кыйммәтләнде, дип беләбез...
- Әйе, 2015нче елның 1нче гыйнварыннан гражданлык хәле актларын теркәү өчен дәүләт пошлинасы артты. Язылышу - 350, аерылышу (һәр кешедән) - 650, исем алмаштыру - 1600, аталыкны билгеләү - 350, кабат танылыклык алу - 350, справка - 200, акт язуына төзәтмәләр кертү - 650 сумны тәшкил итә.
- Республика тарафынан мәрхүмнәрне теркәмичә җирләү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Бу турыда аңлатып китсәгез иде.
- 1997 нче елда кабул ителгән 143нче санлы "Гражданлык хәле актлары" турындагы закон нигезендә кешенең үлеме хакында гариза ЗАГС органнарында, аның вафатыннан соң, яки үле гәүдәсен тапканнан соң өч көннән дә соңга калмыйча язылырга тиеш. Кызганыч, ләкин бу срокларга битараф караучылар да бар. Гражданнарның үлеме турында мәгълүмат салым хезмәте органнарына, Пенсия фондына, социаль яклау органнарына һәм башка хезмәтләргә җибәрелүен исәпкә алып, үлем очрагын үз вакытында теркәмәү финанс мәсьәләләрендә тәртип бозуга китерә.
Үлүчеләрнең җәсәдләрен җирләүне аны оештыру өчен җаваплы авыл җирлеге башкарма комитеты вәкиле катнашында, үлем турында дәүләт таныклыгы булганда гына башкару зарур. Үлү турындагы актларны теркәү бәйрәм көннәрендә дә башкарыла. Белешмәләр өчен телефон номерлары: 2-60-30, 89173999922.
- Электрон хезмәтләр турында бер-ике сүз...
- Билгеле булганча, 2010нчы елдан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша барлык төр гаризаларны электрон рәвештә биреп була. Бу алым яшьләр арасында популяр һәм бүгенге көндә язылышу өчен биргән электрон гаризалар 90-95 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, ЗАГС бүлеге барлык хезмәт төрләре буенча ай саен мөрәҗәгатьләрнең 65-70 процентын электрон төстә кабул итә.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Эшегездә уңышлар, үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250