Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Закировлар гаиләсе өчен тавыш бирик!

Закировлар "Нечкәбил" бәйгесендә катнаша.

“Нечкәбил" - ул Татарстанның тату гаиләләре республика бәйгесе, республика горурлыгы һәм байлыгы. Нечкәбил бәйгесе гаилә җылысын да, милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны да берләштерүче бәйрәм. Быел әлеге бәйгедә Балтач данын Балтач бистәсендә яшәүче Закировлар гаиләсе яклаячак. Гөлнара ханым Сосна мәдәният йорты директоры булып эшли, тормыш иптәше Илһам социаль хезмәткәр. Закировлар гаиләсендә берсеннән-берсе матур өч бала үсеп килә. 14 яшьлек Ризәлә, 9 яшьлек Илдан һәм 2 яшьлек нәни Зәлинә әти-әнисенең куанычы.

– Гаилә-кеше тормышында иң мөһиме. Бары тик мәхәббәт һәм татулык булган җирдә генә һәркем бәхетле булачак. Мин үземне иң бәхетле кеше дип саныйм, чөнки минем зур гаиләм бар, – ди Гөлнара.

Хөрмәтле райондашлар, әйдәгез әле @_nechkebil.ru_ га кереп, Закировлар гаиләсе өчен тавыш бирик әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан "Нечкәбил" гаиләләр ярышы үрнәк гаилә республикакүләм бәйге