Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Закон бозсаң — штраф!

6 июнь көнне район башкарма комитеты каршындагы чисталык комиссиясе чираттагы утырышка җыелды. Бирегә бу көнне РТ административ хокук бозу турындагы кодексның 3.6 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылучылар чакырылды.

Үзе яшәгән йорт-җир тирәсен уңайлыкларын бозучылар, табигатьне пычратучылар үзләренең гаепсезлеген дәлилләргә тырыштылар. Түбән Кенә авылыннан Зөһрә Ибраһимова төзелеш материалларын капка төбенә куюның сәбәбе урын юклыкта, дип аңлатты. Әмма фото-сурәтләрдән күренгәнчә, Зөһрә ханымның сүзләрендә хаксызлык бар.


Кенәбаш авылыннан килгән Мансур Вәлиуллин гаебен таныды һәм җитешсезлекләрне төзәтү эше башланды дип белдерде. 3 балалы гаиләдә бердәнбер табыш китерүче бу ирнең хәленә кермичә калу мөмкин түгел иде һәм комиссия аның эшен кабат каралуга куйды.


Кенәбаш елгалыгына чүп ташлаган һәм авыл советының кисәтүләренә игътибар итмәгән Галимуллин, Шәрәфиев, Исмәгыйлев гаиләләре табигатьне пычратудан туктасыннар һәм гаепләрен танысыннар иде.


Бу көнне килүчеләргә 2000 күләмендә (минималь сумма) штраф салынды. Йорт-җир тирәсен, капка төбен, су буйларын тәртиптә тоту - һәркемнең кулыннан килә торган эш, югыйсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250