Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Замана бәласе: селфи ясыйм, дип, пешеп үлә язган...

Әмма, бу мавыктыргыч уеннарының һәлакәт белән бетәчәге турында башларына да китерми алар. Малайларның берсе телефонын алып, өскә күтәрә, ул югары вольтлы үткәргеч линиягә эләгеп, ялкын чыга.

Югары вольтлы үткәргеч линияләрендә 80 процент пешү алган малайны ДРКБга күчергәннәр

Фаҗига Яшел Үзән станциясендә килеп чыга. Өч яшүсмер телефоннарына селфи фотосурәте ясау өчен туктап торучы вагон өстенә менеп китәләр.

Әмма, бу мавыктыргыч уеннарының һәлакәт белән бетәчәге турында башларына да китерми алар. Малайларның берсе телефонын алып, өскә күтәрә, ул югары вольтлы үткәргеч линиягә эләгеп, ялкын чыга.

27 мең вольтлы югары көчәнеш аркасында, мәктәп укучысының тәне янып китә. Хәзер аның хәлен табиблар бик авыр дип бәяли - тәненең 80 проценты пешкән.

Икенче иптәшенә бәхет күбрәк елмая. Аның алган тән җәрәхәтләре азрак.

Әгәр дә малай кулы белән электр үткәргечләренә кагылган булса, әлеге хәлнең азагы үлем белән тәмамланыр иде, дип белдерде белгечләр.

Һәлакәткә юлыккан малайга иң беренче булып ярдәмгә тимер юл эшчеләре килә. Алар тиз арада энергия бирүне туктаталар һәм тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырталар.

Шаһитлар сөйләгәнчә, биредә булган тагын берничә малай, җәза алудан куркып, әйләренә качып китә. 

Хәзерге вакытта югары дәрәҗәдә пешү алган яшүсмер республика клиник хастахәнәсендә дәвалана.

Кадерле ата-аналар, балаларыгыз белән кат-кат сөйләшү үткәрегез, шаккаттырырлык фото ясыйм, дип, ахмак адымнарга бара күрмәсеннәр. Ахыры аяныч булырга мөмкин. Мисаллар җитәрлек бит. Үзегезгә һәм якыннарыгызга игьтибарлырак булсагыз иде, дип яза Шәһри Казан

Фото: shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига