Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Замана уңайлыкларына ияреп исраф итмәүне онытабыз

Заманага карап, ай-һай, тиз яраклашабыз да инде. Замана уңайлыкларына карап диюем.

Менә бу көннәрдә шуны аңларлык мөмкинлек булды. Бер кичне авылда су бетте. Күпләр бер чиләк сусыз калды. Краннан көн саен, сәгать саен агып торган суга тәмам күнеккәнбез икән. Запас җыеп кую кирәклеге дә истән чыккан. Ярый әле озакка бармады: бер-ике сәгать үтүгә, эшли дә башлады. Яшәсен кран суы! Исраф итми, кадерен белеп кенә тотар идек дигән теләк тә каядыр югалды. Агамы, ага... Аннан бераз гына алдарак телефонсыз калган идек. Олы дөньядан аерылган кебек булганны күрсәгез! Юкса, һәрберебезнең кулында кәрәзле телефон, тегесе кирәкми дә кебек. Кирәк икән шул! Замана ул... мана, дигән шагыйрь мең хаклы, димәк.
Фото: http://hooligani.ru/2013/10/19/innovacii-na-rabote-i-v-bytu-2/?_escaped_fragment_=

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250