Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзара салым

Тротуарлар салына, канаулар ясала...

Балтач. Балтач бистәсендә үзара салым акчасына Ленин, Киров, В.Булатов урамнарында җәяүлеләр сукмагы төзекләндерелде, өслекләре асфальтбетон белән каплатылды. Башкарылачак эшләргә Ибраһим Сәлахов урамындагы сукмаклар да кертелгән булган, әмма анысы әлегә калып тора. Хәзерге вакытта Нариман, Габдулла Тукай, Школьная урамнары буенча су ага торган канауларны ремонтлау бара, “ДОСААФ” мәктәбе тирәсендә баручы әлеге эшләрне ул тирәдән узучылар күрә, белә. Көек авылында Ибраһимов урамын төзекләндергәннәр, асфальтбетон түшәгәннәр.

Бөрбаш. Алан авылында Советская-С.Садыйкова, Пионерская урамнарына халыктан җыелган үзара салым акчасына таш түшәлгән. Бөрбаш Сәрдегәнендә балалар өчен спорт мәйданчыгы ясар өчен җирне рәсмиләштереп, инде нигезе салып куелган. Бөрбашта авылдан читтәге Кадермәт елгасын агачлардан,куаклардан арындырып, елга тирәсен чистартып, төзекләндергәннәр.



Борнак. Борнак авылында су белән тәэмин итү урынын капиталь ремонтлау буенча проект эшләнгән, дәүләт экспертизасы үткәрелгән, юл-урам челтәре норматив хәлгә китерелгән. Карек-Сермада су башнясы куелган. Иске Торҗада Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзү каралган.

Искәрмә: Хөрмәтле райондашлар, күреп торасыз, планлаштырылган эшләрнең һәммәсе диярлек җайлап эшләнә, шул рәвешчә шартлар уңайлана бара, әнә шул уңайлыклар белән тормышлар да алга китә. Рәхәт бит ялтырап торган җәяүлеләр сукмагыннан атлавы, төзек урамнардан йөрүе, чиста елгаларны күрүе. Үзара салым акчаларын вакытында җыеп алуда актив катнашсак, тормыш шартларыбыз тагын да яхшырачак, уңайлыкларга, гадәттәгечә, сөенеп туя алмаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым