Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзара салым җыябыз һәм юллы да булабыз

Үзара салым акчасына авылыбыз Кенәбашта инде байтак эшләр эшләнде. Ел саен җыелган акчаларның максатчан кулланылуын күреп авыл халкы да канәгать кала.

Менә быелгысына да авылыбызның бер урамына таш түшәлде. Әлбәттә бу бик сөендерә, тик шул ук вакытта кайбер кимчелекләр дә күзгә күренә, дөресрәге ярылып ята. Мәсәлән, Центральная урамына берничә ел элек үк таш түшәлде, шөкер хәзер юлсызлык онытылды. Ләкин әллә эш планында каралмаганга, әллә уйланып бетмәгәнгә басудан язгы сулар төшә торган җиргә торба салып калдырмау нәтиҗәсендә юл убыла бара. Эшләгән эш үзеңне дә, тирә-юньдәгеләрне дә озак сөендерерлек булганда гына күңелгә рәхәтлек бирәдер дип уйлыйм һәм шуңа да бу вәзгыять уңай якка хәл ителәчәгенә ышанам.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым