Зарланмый түзәрбезме?
Бу көннәрдә беренче кар яуды. Бала-чага гына түгел, ничектер өлкәнрәкләр дә сөенә хәзер бу хәлгә. Элек тә сөенделәрме икән, хәтерләмим.
Әмма беренче карны күргән саен күп еллар инде күңелдә бер үк картина яңара: бу көнне без, әниләрнең иртә әле дигәненә карамастан, елап-ялварып булса да, чаналарны мунча чормасыннан төшертә, шуса-шумаса, аны өстерәп, тауга барып кайта идек... Әйтерсең, без чана өстерәп йөргәннән иртәгә үк кар ява, кыш килә! – Ниндидер бер сихри көн кебек күңелгә кереп калган ул. Быелгы карны күргәч тә яңарды ул хатирә...
Үткән берничә ай эчендә карның исе дә сагындырган икән ләбаса. Һавасы ук башка диештек. Ни генә дисәң дә, көзләрнең озын, караңгы, моңсу чорына кереп барганда аклык шулкадәр кадерле, яктылык бик тансык шул. Быел әле октябрь кояшлы булса да, инде иртә караңгылана, соры-кара көзләр килеп җиткән. Бик күп блогерлар беренче кар турында видеолар элде, фәлсәфи сүзләр язучылар да булды. Көз белән кышның бил алышыр, тарткалашыр чагы җитте дип тә, ерак калмый инде кышка, озакламый яңа ел җитә дип тә мәш килделәр, быел кыш ничек килер, кайчан килер икән дип тә гәп куерттылар. Кыскасы, бик күпләрне уятты, селкетте беренче кар. Бу аңлашыла да: һава шартларына беребез дә битараф түгел шул. Беркайчан телебездән төшми торган, ике кеше очрашса, сөйләшер өчен мәңгелек тема инде ул безнең.
Истә әле, мәктәптә укыганда бер укытучыбыз: «Без дөньяның иң рәхәт, иң матур урынында яшибез. Кайдадыр гел кыш, кайдадыр гел җәй, ә бездә берсеннән-берсе матур дүрт ел фасылы бар. Һәркайсы үзенчә рәхәт, һәркайсын сагынып көтеп алабыз. Кар да ява, яңгыры, бураны да була, тирә-ягыбыз тулы яшеллек, колач җитмәслек агачлар да үсә... » – дип сөйләгәне хәтердә. Ул шулай итеп без – сабыйлар күңеленә, мөгаен, туган якка мәхәббәт уяту өчен тырышкандыр инде. Һәм бу тырышлык бушка да китмәде: дымлы, җилле диңгез-океан буйларына урнашкан ил-дәүләтләрдә, ел әйләнәсе кояш кыздырган, комлы-чүлле гарәп илләрендә яшәүчеләрне чын ихластан жәлли идек тә. Дөрес, соңрак инде дүрт ел фасылының, бигрәк тә күчеш чорларының кеше организмына зыяны, өстәмә авырлыклары турында да күп яздылар, күп сөйләделәр. Янәсе, елның ничә аен кояш күрми яшәү, дымлы, салкынча климат өстенлек итүе бик үк файдалы түгел. Өстәвенә, безнең климатик территориядә (пояста) яшәү дә шактый кыйммәт бит. Дүрт ел фасылына ким дигәндә өч төрле комплект киемнәр генә кирәк. Өйләрне җылытуны, яктыртуны һәм башкасын исәпкә алсаң... Хәер, хәзер инде мондый бүленешләр күпләр өчен роль дә уйнамый шикелле.
«Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да» дип үскән буыннан туган балалар-оныклар инде чит илгә баруны элек без Казанга баруга да тиң күрми. Соңгысы әле моңардан күпкә михнәтлерәк тә иде шикелле. Пандемия ише афәтләр генә илләр чиген яптырмасын, бераз «туңып» китүгә, шунда ук «җылынырга» барып кайтучылар, ике арага тузан кундырмаучылар да шактый. Җир читләре дә якыйнайды хәзер. Бөтен кеше өчен дә түгел, менә минем авылдан беркая чыкканым, чит илгә барганым юк диючеләр дә табылыр. Монысы үзебез сайлаган язмыш. Теләгән, күңел иткән кеше чарасын таба. Юрганына карап аяк сузып та, эшләгән кеше, дөрес итеп яши белгәндә моңа гына әмәлен таба ала. Күңел итү генә кирәктер.
Бәлки теге чакта без иң әйбәт урында яшибез дигән укытучы апабыз да хаклыдыр дип тә уйлап куям, ни дисәң дә, адәм баласы бер төрлелектән тиз туя. Күбебез кышын кар күп яуса, туйдырды инде бу кар ди, яумый торса, кар кирәк ди. Салкыннар белән дә шулай ук. Беребез дә кимен куймый. Әнә үткән кыштагы салкыннар шактый үзәккә үткәч, зарланган идек тә... Тик кырык градуслы эсселәр башлангач ук, их, салкыннардан зарланасы калмаган, суыкта әле өскә калын итеп киенеп тә була, ә менә бу эссседә урамга чыгышлы түгел, чишенеп тә, төренеп тә качып булмый, өйгә керсәң дә шул эссе, кышын бит урамнан туңып җылы өйләргә керәсең дә, аһ, рәхәт дисең, диештек... Үзебез дә әллә нишләдек шул. Эсселек 25 градустан артса, аномаль эсселәр башланды дибез, салкыны белән дә шул ук, бураны-яңгыры белән дә. Элекке бураннар булып, бер төндә ярты авылны күмеп китсә (кыш буена бер генә тапкыр түгел бит ул! – күрәсең, ул чакта аномаль дигән сүз барлыгын белмәгәнбез, кыш өчен алар гадәти санала иде), бүген дөнья беткәндәй кыланабыз. Көчлерәк яңгыр ява башласа, гомер туктамас кебек тоела. Без инде бүтән, үзебез дә аномаль бугай...
Аномаль димәктән, инде җәйнең икенче яртысыннан ук быел кыш бик салкын булачак икән дип мәш килделәр. Үзәк телевидение каналларыннан метеорология белгечләре дә шундый фаразлар бирде. Әмма табигатьнең үз законы, үз кагыйдәсе: октябрьдан ук суытачак икән дигән фаразлары ук чынга ашмады.
«У природы нет плохой погоды» дигән искитмәле җырны күбрәк кабатлыйк булмаса. Һәм татарчалап: «Тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын», – дип өстик. Климат шартлары үзгәрүдән дә, кышка карап җәй, җәйгә карап кыш килүләренә дә аптырамыйк, беренче кар күргәч, ничек сөенсәк, һәр туган көнгә шулай сөенергә, һава торышына зарланмаска тырышыйк. Тик, ай-һай, зарланмый тора алырбызмы? Шикләндерә шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев