Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзе салат, үзе торт

Ял көннәрендә якыннарыгызны сөендерегез әле. Сезгә үзе салат, үзе торт дигән бер рецепт тәкъдим итәбез

400 гр ысланган тавыкны, 100-150 гр кара җимешне, 4 уртача бәрәңгене вак итеп турыйбыз, 250 гр шампиньонны вак итеп турап, сыек майда кыздырабыз, суытабыз, 2 кишерне, 4 йомырканы эре угычтан, сырны вак угычтан уабыз, 100 гр әстерхан чикләвеген ваклыйбыз.

Иң элек кишерне, аннан ярты өлешләп сыр, йомырка, бәрәңге салабыз, бераз тоз сибәбез, майонез сылыйбыз. Ярты өлеш чикләвекне, аннан әзер кара җимешне, туралган тавык итен, гөмбәне салабыз. Аннан инде катлап-катлап, бәрәңге, йомырка, чикләвек, сырны салабыз. Майонезны һәркем үзегез теләгән микъдарда төрле катламнар арасына да, өскә дә сөртә ала.

Шулай ук үз фантазиягез белән бизәргә дә, бу рәсемдәге кебек ярты кыяр, укроп кулланырга да мөмкин. Тәмле булсын! Үзегездә булган рецептлар, үзегез пешергән "тәмлүшкәләр"нең фотолары белән дә уртаклашсагыз, без бик шат булыр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт