Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзе - табиб, үзе - үтерүче...

Бу җинаять турында ун елдан соң билгеле булган.

Санкт-Петербургның баш нефрологы Александр Земченков хокук саклау органнары тарафыннан тоткарлаганнан соң, хатынын үтерүен таныган.

РЕН ТВ мәгълүматлары буенча, медицина хезмәткәрен җинаять кылганнан соң, 11 ел узгач кына тоткарлыйлар, чөнки Земченковның хатыны хәбәрсез югалган дип санала. 31 мартка булган мәгълүматларга караганда, иргә карата «Саксызлык аркасында үтерү» мәддәсе буенча эш кузгатылган.

Төньяк башкаланың баш нефрологы сүзләренә караганда, 2010 елда алар арасында ызгыш чыга: хатыны иренең хыянәте һәм үзеннән китәргә теләве турында белеп кала. Ызгыш барышында Земченков хатынын үтергән һәм аның гәүдәсен Ленинград өлкәсе урманына алып киткән. Кайда икәнен хәтерләми.

"2010 елда Земченков Мариин дәваханәсенең диализ бүлеген җитәкләде. Аның хатыны да табиб, ул серле шартларда югалган. Җинаятьнең сәбәбе шәхси мөнәсәбәтләр булырга мөмкин", - дип аныклана материалда.

Фото: кп.ру

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.ru/articles/khokuk/ze-tabib--ze--ter-che-745556/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев