Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзебез үстергән сәламәтлек чыганагы...

Кем генә үстерми икән бу яшелчәләрне, ә файдасын барыбыз да беләме икән?..

Кишер.
1) Көн дә чи кишер ашау организмның төрле йогышлы авыруларга каршы тору көчен арттыра.
2) Кишердәге пектин күләме исә эч кату һәм эч китү очракларында алыштыргысыз дәва чыганагы.
3) Бу тамыразык йөрәк-кан тамыры авыруларына, бөер һәм бавыр авыртканда диетик рационга керә.
4) А витаминына бай кишер әле үзенең яшьлекне саклау үзенчәлеге белән дә халык күңелен яулаган яшелчә. Ул җыерчыкларны булдырмау, тән тиресен яшь саклау һәм тырнакларны ныгыту сәләтенә ия.
(Ашказаны җәрәхәте булган очракта киңәш ителми.)

Чөгендер.

Татарларда бу яшелчә пәхлеваннар арасында популяр булган. Гасырлардан гасырларга чөгендер көч өстәүче, төрле авырулар белән көрәшүче тамыразык саналган.

Чөгендер файдасы.
1) Косметологлар бит тиресен яшь саклау өчен чи чөгендер согы кулланырга киңәш итә.
2) Фолий кислотасына бай чөгендер организмга яңа күзәнәкләрне репродукцияләү өчен кирәк. Яшь калу өчен тагын бер мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.
3) Бу яшелчә организмны, канны, бөер һәм бавырны токсиннардан һәм агудан тиз арулата.
(Бөердә таш булган, яки башка кимчелек булган очракта, эч киткәндә, ашказаны авыртканда аеруча сак булыгыз.)

Шалкан.
Шалкан - бәрәңгене алыштыра алырлык иң шәп тамыразык.
1) Шалкан шикәр һәм калориянең аз булуы белән мактала (100гр.да 28 ккал).
2) Тәмәке белән мавыгучыларга бу тамыразык рационда аеруча кирәк. Чөнки шалкан сулыш юлларында яман шеш булдырмауны 20% ка киметә.
3) Шалкан суы тынычландыру үзенчәлегенә ия булуын дөньякүләм таныганнар.
(Ашказаны һәм эчәкләрдә җәрәхәт булганда киңәш ителми. Шалканны башта саклык белән ашап карап, организмның аны ничек кабул итүен күзәтергә кирәк.)

Фото: salamtlek

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр