Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзебезнең егет

Шушы көннәрдә генә «Балтачагрохимсервис» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гыйлаҗев җәмгыятьтә чирек гасырдан артык хезмәт куйган Рифат Әрхәметдин улы Шәрәфиевның күкрәгенә тантаналы төстә республикабыз агрохимия тармагының иң югары бүләген - «Мактаулы агрохимик» билгесен такты, исемле сәгать белән бүләкләде.

Рифатның бу олы бүләгенә чын күңелемнән куанып, дустым өчен зур горурлык хисләре кичереп утырдым. Үзебезнең егет бит... Рифат белән танышлык аның 1987 нче елда «Сельхозхимия»гә аяк баскан көннәреннән үк башланып китте.
Эш шунда, гомере буена спортны үз иткән Наил Рәүпович яшь егетне беренче көннәреннән үк оешманың спорт инструкторы итеп билгеләде. Минем дә «Урожай» ирекле спорт җәмгыятен җитәкләргә алынган вакыт. Бик тиз уртак тел таптык без аның белән. Химикларның район спортын «ут» итеп тоткан еллар иде бу. Наил Рәүпович бар күңелен биреп, һәрдаим матди ярдәмен күрсәтеп торды. Шул вакытта Рифатның да оештыру сәләте ачылып китте. Районыбызда нинди генә ярыш узмасын, алар алдынгылар рәтендә булдылар.Хоккей, футбол, волейбол, татарча көрәш, шахмат, кыскасы, бер ярышта да катнашмый калмадылар. Минем үземә, аларның егетләре белән республика ярышларын да байтак әйләнергә туры килде. Авыр заманнар иде. Спорт комитетында, «Урожай»да ник бер белгеч, тренер, техника булсын. Әле ярый, Наил Рәүпович кебек игелекле җитәкчеләргә, Рифат кебек булдыклы, үз эшенең фанаты булган, җәмәгать тәртибендә эшләүче спорт инструкторларыбызга мөрәҗәгать итә торган идек.
Салавыч авылында мәктәп, Чавалда авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Киров өлкәсенең иң зур хуҗалыкларының берсендә 2 ел амбар мөдире буларак зур тәҗрибә туплап, «Сельхозхимия» оешмасына эшкә килгән егет безнең өчен дә «лотерея билеты» булган инде. Аннан, бер оешмада 27 ел хезмәт кую, үзе үк хезмәткәргә зур бәя бирүче фактор. «Һәрчак үзен чын белгеч, оста оештыручы итеп күрсәтә белде», дип олылады аны Наил Рәүпович. Иптәшләре дә яхшы яктан гына бәя бирделәр Рифатка. Аз сүзле, тырыш, ярдәмчел, ихлас спортчы, оста оештыручы булуын ассызыклап уздылар. Хезмәте буенча да, спорт буенча да Рифат җитәкченең уң кулы. Бүгенге көнгә кадәр җәмгыятьнең спортчылары җиңүле финишта.
Якын-тирә район вәкилләре белән төрле спорт ярышларында даими рәвештә иптәшләрчә очрашып торалар. Үзләрендә региональ шахмат турнирлары уздыруны матур традициягә керттеләр. Аларда моңарчы күрелмәгән бала саны җыюга ирештеләр. Ярыш саен 70-80 бала җыйналу нинди зур дәрәҗә. Рифат, Габдерәфыйкларның да өлеше зур монда. Спорт «җене» аталарыннан улларына да күчә. Рифатның олы улы физкультура институтын тәмамлады. Икенчесе авыл хуҗалыгы академиясендә белем ала. Кече улы Ринасны эштән соң атнага ике мәртәбә Сабага боз сараена тренировкага йөртә әти кеше. Ринас 2003-2004нче елгы балалар арасында район җыелма командасының иң көчле уенчыларыннан санала. Республикабызда район данын яклап килә. Әтисенең спорттагы уңышларын үзенең бихисап сандагы медальләре, дипломнары белән тулыландырган. Менә шулай буыннар чылбыры дәвам итә. Бүгенге көндә Рифат Гүзәлиясе белән 83 яшьлек әтиләренә ныклы терәк, балаларына үрнәк әти-әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250