Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзебезнең кызга әйләнде

Яздың да оныттың түгел. Газетабызда исеме чыккан, язмышы чагылган кешеләр белән элемтәне өзмәскә тырышабыз. Кичә без аларга ярдәм итсәк, иртәгә безнең аша үзләре баш каларның күңелен күрүче ләр дә бар.

Араларында үз кешегә әверелгәннәре дә байтак. Балтач районындагы Түнтәр авылында яшәүче 11 яшьлек Эльвина Иванова белән даими аралашып торабыз.
Узган елның декабрь аенда Балтач районына командировкага баргач танышкан идек бу кыз белән. Кечкенә вакытта ук әти-әнисен югалткан, әбиләре белән яшәүче бу кыз шундук игътибарны җәлеп итте. Быел алтынчы сыйныфта укый ул. Ачык, үз яшенә караганда олыларча фикер йөртүче, кешеләрнең гел матур ягын гына күрүче бу бала белән дуслашмау мөмкин түгел иде. Эльвина үзе дә безгә хатлар язып тора, редакциягә дә мә каләләр юллады. Кунакка да килеп китте. Баксаң, әбисеннән туган көненә "Ватаным Татарс тан"га алып килүен сораган икән.
Бу йортта яшәүчеләр хәсрәт не күп күрсә дә, аны уздырып җибәрергә, тормышка сөенеп яшәргә өйрәнгән. Кешегә үч сак ламыйлар, ни уйлаганнарын турыдан әйтеп салалар. Килгән кунакларны да үз туганнарыдай каршы алып, озатып калалар. Уку елы башланыр алдыннан Эльвинаның хәлен белеп кайттык. Ул да безне көтеп торган. Әле күптән түгел генә сөенечле вакыйгалар булган. Әбисе Әлфинур апага - 60, карт әбиләренә (аларча нәнә) 90 яшь тулган.
Шушы өч кеше матур гына яшәп ята. Йорт-җирләренең төзеклегенә карап бер дә ялгыз хатыннар яшидер димәссең. Тырыш икәнлекләре капка төбеннән үк күренеп тора. Бакча тулы нигъмәт. Алмалар да өлгергән чак. Без килгәндә каен җиләгенең ак һәм кызыл сортлары әле дә пешеп утыра иде.
"Бу йортыбыз Эльвинага булыр дип тырышабыз. Мунчаны өр-яңадан салдырттык. Кызым Чулпанның ире оста куллы кеше. Бик тә ярдәм итә. Мең рәхмәт аңа, - ди Әлфинур апа. - Эш бе лән җәйнең ничек үткәнен сизми дә калдык. Быел җиләк күп булды. Рәхәтләнеп җыйдык. Кышка запас тупладык. Оныкларым булганга сөенеп яшим. Чулпан кызымныкы - өчәү, Энҗенеке - бер, Ләйләмнеке - Эльвина. Барысын да яратам. Буш вакытым булса, гел алар белән бергә инде. Алар миңа картаерга ирек бирми".
vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250