Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзем күрдем, юл бирмәде...

Соңгы арада Ашыгыч ярдәм машинасы хәйран кычкыртып чапты. Эссе көннәрдә авыруы көчәеп киткәннәр дә була, күңелсез хәлләр дә булмый тормый.

Берсендә, и кычкырта, и кычкырта, алдан бер ак машина бара, ярдәмгә ашыгучыга һич кенә дә юл бирми, шоферның кулында кәрәзле телефон, чаттан борылганчыга кадәр юл бирмәде, скорыйның шоферы бу вакыт аралыгында нишләп беткәндер, билгесез. Ә ул көнне кеше гомере кыл өстендә иде. Инде шәһәр җире дә түгел бит (анда инде бик нык зарланалар юл бирмиләр дип), бер-беребезгә бик якын кешеләр – райондашлар дип әйтеләбез, авыр микәннни соң ярдәмгә ашыккан кешегә юл бирергә.”Солидный” кеше булса да, бу минутларда ак машиналы абыйга рәхимлелек җитеп бетмәде.

Кайчакта яман да каты сигнал биреп полиция машинасы үтә, ә аңа юл бирәләр, бирмичә генә кара...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар