Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Үзеңне генә яратма!»

Бөек Ватан сугышы ветераны, «Халыклар дуслыгы» музее директоры, районның мактаулы гражданины Гарифҗан Галиевка 95 яшь тулды

Күптән түгел Чепья мәдәният йортында районның мактаулы гражданины, мәгариф ветераны, «Халыклар дуслыгы» музееның данын еракларга таныткан легендар шәхес Гарифҗан Галиевны хөрмәтләү тантанасы булып узды. «Үзеңне генә яратма, халыкны ярат! Халык сине тәрбияли, аңа син таянасың. Халыкны зурлый белгән кеше гомергә бәхетле була. Шулай итсәң генә тормыш бара, ялгызың гына яшәп булмый». Мәшһүр шәхес, Чепья авылының, туган авылы Каенсарның һәм дә районыбызның чиксез горурлыгы булган Гарифҗан аганың сәхнәдә аягурә басып әйткән сүзләре гаять тә урынлы, үзе өчен дә, башкалар өчен дә. Лозунг итеп кабул итәрлек әлеге сүзләрне әйтергә чын мәгънәсендә лаек кеше ул, чөнки туып-үскән авылына, яшәгән-эшләгән җирлегенә, яраткан Балтачына кылган изге эшләре бихисап.

Гарифҗан ага Галиев гаҗәеп зур мирас булган – «Халыклар дуслыгы» музеен гына оештырып калмады, туган авылы Каенсарда Бөек Ватан сугышына киткән авылдашлары истәлегенә һәйкәл салдырды, моңа ул 480 мең сум шәхси акчасын кызганмады, балалар җәен урманга бара алсын, табигатькә хозурлансын дип Чепья авылында Арборка елгасы аша күпер эшләтте, монысы да үзенең 370 мең сум җыелган пенсия акчасына. Узган ел, үз исеменә премия булдырып, аны районның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән яшь хезмәткәрләргә тапшыра торган итте һәм тантана барышында әлеге премия лауреатлары – нәтиҗәле хезмәт күрсәткән Чепья урта мәктәбе директоры урынбасары, балаларга белем бирү белән беррәттән җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Нина Давлекова (беренче биттә уңда) белән Сосна мәдәният йорты директоры, район мәдәниятен үстерүдә лаеклы өлеш кертүче Гөлнара Закированы (беренче биттә сулда) кул кысып, акчалата бүләкләде.

– Чыннан да, Гарифҗан Галиев легендар шәхесебез, районыбыз горурлыгы. Аны белмәгән кешеләр районыбызда гына түгел, республикабызда да сирәктер, – дип, юбилярны тәбрикләргә килгән районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин җылы теләкләрен ирештерде. Гарифҗан аганың райондаш хәрби дуслары сәхнәдән аның турында якты хатирәләре белән уртаклашты, котлау сүзләрен ирештерде. Күпсанлы кунакларның тәбрикнамәләре һәм дә җыр-моң белән үрелеп барган кичә сизелми дә үтеп китте. Күңелдә ихластан горурлык хисләре калды. Җаны-тәне белән илгә-көнгә, халыкка хезмәт иткән шәхесләребез онытылмасын, хөрмәтләргә күмелеп яшәсен иде! Рәхмәт сезгә, Гарифҗан ага, бәһаләп бетергесез хезмәтләрегез һәм дә олы йөрәкле булганыгыз өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев