Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Зәңгәр чәчәк – күктәтәй

Иген басуларын ямьләп утырган зәңгәр чәчәк - күктәтәйне (Шода ягында шулай дип тә йөртәләр иде) безнең буын яхшы хәтерли әле.

Колхоз түрәләреннән кача-поса, аны утап «уфалла» белән малларга ташый идек. Кипкәч тә күләме кимеми, коелмый, сыерга бик шәп печән. Ул матур чәчкәләргә шулкадәр ияләндек, аларны иген басуларының аерылгысыз бер өлеше итеп күрә, зәңгәр чәчкәләрсез басу була алмый дип саный идек.
Үсә төшкәч кенә белдек, чәчкә түгел чүп үләне булган икән ул. Көчле гербицидлар белән эшкәртә башлагач, тиз башына җиттеләр. Хәзер болын-кырларда чүп үләннәрнең бер группасына кергән ул чәчәкне елап эзләсәң дә табып булмый.
Шулай да үзебезнең ихатада чәчәк түтәлендә күрдем әле. Кибеттән төрле чәчәк орлыклары кушылмасы алып чәчкән идек. Ашланган түтәлдә су сибеп үстергән чәчкәләр арасында зәңгәр күктәтәйләрне дә күреп, яшьлегемдәге туган як басуларына кайтып килгәндәй булдым.
Чүп үләннәрнең дә төрлесе була. Эт эчәгесе, билчән кебек бернинди гербицид та ала алмаган әрсезләре янында зәңгәр чәчәкне нигәдер чүп үләне итеп саныйсы килми. Кешеләр белән дә шулай ич. Начар дигән яманатлылары арасында да яхшылары очрый.
Фото: http://сельская-магия.рф/%D0%92%D0%B0%D1%81%D0%B8%D0%BB%D0%B5%D0%BA/373/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250