Көшкәтбаш егете Илсаф Нуриев турында бер генә язмадык инде.
Ул Рязань шәһәрендәге В.Ф.Маргелов исемендәге хәрби югары һава-десант командирлар училищесында белем алу бәхетенә ирешкән, үз тырышлыгы белән укырга керә алган районыбыздан бердәнбер егет.
Шушы көннәрдә социаль челтәрдә аның парашют белән 10нчы тапкыр сикерергә әзерләнгән вакытында "Сәлам, Балтач! Сәлам, Көшкәтбаш!" дип ялкынлы кайнар сәламнәрен җиткергән видеосы һәм фотолары пәйдә булды.
Аның әлеге сәламенә җавап итеп авылдашлары: «Сәламеңне алдык, Илсаф... күзләр яшьләнде... әле безгә очар кошлар биеклегеннән, зәңгәр күкләрдән сәлам юллаган кеше юк иде... күкләр синең йөрәгеңә көч, күңелеңә дәрт өстәсен һәм яратып тибрәтеп, саклап кына йөртсен... исән-сау гына укы, уңышлар сиңа... каникулга кайтуыңны көтәбез, ерактагы якын авылдаш...», - дип хәбәр җиткергән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев