Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесе җиңүчеләре арасында балтачлылар да бар

«Гаилә һәм мәктәп» журналы белән «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең уртак проекты булган "Зәңгәр ягулык җылысы" бәйгесенә күптән түгел йомгак ясалды. Әлеге бәйге райондашларыбызга да зур җиңүләр алып килде.

Норма урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Илида Галимҗанова (җитәкчесе - Флүзия Галимҗанова) - иекенче, Шубан мәктәбенең "Зыялы бала" социаль-педагогик түгәрәге әгъзалары (җитәкчеләре - Әминә Мөхәммәтҗанова) өченче урын яулады. Салавыч лицееның 5нче сыйныф укучыларының (җитәкчеләре - Зөбәрҗәт Фатыйхова) эше исә дипломга лаек булды.
Бүген сезнең игътибарга "Зыялы бала" түгәрәге әгъзасы Язилә Мөхәммәтҗанованың иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.
Минем әти - газовик
Ярата үз әтиләрен
Җирдә һәммә кеше дә.
Әмма минем әтигә
Җитә алмый берсе дә.
Өегезгә газ кергәнме?
Эшләмиме мичегез?
Кичекмәстән әтиемә
Тартынмыйча әйтегез.
Ул булдыра барысын да,
Әмма авыр эше дә.
Ярдәм сораган чагында
Булыша һәр кешегә.
"Газовик кызы" дисәләр,
Никтер, көләсем килә.
Белмәгәннәргә мин булам -
Раушан кызы - Язилә!
Язилә Мөхәмәтҗанова,
9 яшь "Зыялы бала "
социалъ-педагогик түгәрәге
Балтач муниципаль районы
"Шубан төп гомуми белем мәктәбе"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250