Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

#ЖильеМолодымРТ туры эфир үткәрү турында

Яшьләр өчен дәүләт программалары ярдәмендә ничек ташламалы ипотека алырга.

Яшьләр көне чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының ютуб каналында 28 июньдә 17.45 сәгатьтә #ЖильеМолодымРТ туры эфиры үткәрелә.

Министрлык вәкилләре, экспертлар үз торакларын сатып алганда яшьләргә дәүләт ташламаларыннан ничек файдаланырга мөмкин булуы турында сөйлиячәкләр.

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Авыл территорияләрен үстерү» федераль программалары буенча торак бәясенең 30 проценттан 80 процентына кадәр ничек субсидия алырга.

Яшь белгечләргә фатир сатып алганда, яки үз йортын сатып алганда нинди ташламалар бар.

Яшьләр өчен дәүләт программалары ярдәмендә ничек ташламалы ипотека алырга.

Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә һәм яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча нинди документлар җыярга һәм ничек дөрес һәм тиз арада субсидия алырга кирәк.

Туры эфир барышында катнашучылар барлык сораулар буенча экспертларның җавапларын, шулай ук торак сатып алганда субсидия һәм ташламалар алуда дәүләт ярдәменнән тиз һәм проблемасыз файдаланып калырга ярдәм итәчәк мәгълүматны ала алачаклар.

#ЖильеМолодымРТ  туры эфирында 28 июнь көнне 17.45 сәгатьтә офф-лайн мәйданчыгында катнашырга мөмкин: Балтач, Ленин ур., 42, тел. 2-45-96, яки үз гаджетыннан Яшьләр эшләре буенча Министрлыкның ютуб каналына керергә кирәк.

Чыганак: baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туры эфир торак шартлары