Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Журналист, тәнкыйтьче, язучы

Сер түгел: бүген редакцияләр арасында үткен каләмле авыл хәбәрчеләрен «үзләренеке» итү буенча игълан ителмәгән көрәш бара.

Кайсыдыр гонорар белән кызыктыра, кайсыдыр «анда язсаң, безгә язма» дип шарт куя, кайсыдыр… Арада берсенә генә тугры калучылар да, псевдоним белән язышучылар да, үзе теләгәнчә һәммәсен тигез күрергә тырышучылар да бар. Бу уңайдан  Карадуган авылында яшәп иҗат итүче данлыклы публицист, әдәби тәнкыйтьче Рәфыйк абый Шәрәфиевны, санап карасаң, ничә редакция «безнеке» дип әйтә ала икән? Мөгаен, республикада нәшер ителә торган барлык җитди газета-журналлардыр. Без исә моңа сөенәбез генә. Әнә шуның кадәр басма белән язышырлык иҗади фикер куәсе, тел байлыгы, әйтер сүзе булган Рәфыйк абый иң элек безнеке – «Хезмәт»неке бит!

Барысына да үз көче белән ирешкәнгәме, ул гомере буе хөрлек, ирек яратты. Миңа калса, Рәфыйк абый гел шулай үзе теләгәнчә яшәде һәм эшләде. Башкалардан калышмас өчен яки яхшы түгел дип «иярә» яки юкка-барга алдана торган беркатлылардан түгел шул. Холкы, характеры бүтән. Әнә бит, үзе дә: «Укысам, сигезенчедән соң кичке мәктәптә укырлык кына мөмкинлек бар иде. Әле ул чакта анысы үзебездә үк ачылган иде. Укытучылар өйгә дә эзләп килде, әнигә дә әйтеп карады – укыйсы килмәде», – дип сөйли. «Килми» икән, димәк, «килгәнен» көтәргә туры киләчәк, «сына, сындыра» торганнардан булмый егет. 

Тик укырга «аппетиты» ачылганчы гына байтак еллар үтә. Колхозда көтү дә көтә, фермада малларга су да җылыта. Әмма ни хикмәт: укыйсы килмәсә дә, язасы килә үзенең. Башта үзе өчен генә дип язса, тора-бара аларны район редакциясенә җибәрә башлый. 1957 елда егетнең беренче шигыре басыла. Үз-үзендә ышаныч уяту өчен шушы да җитеп аша. Егет актив языша башлый. Редакциядәгеләр өчен дә «үз кеше»гә әйләнә.

Бер елдан газетаның редакторы алышына. Алабуга ягыннан килгән Вагыйз Вәлиев та беренче язмасыннан ук егетнең сәләтен «таный» һәм аны башка күздән югалтмый. Берничә язмасы басылуга, эшче авыл хәбәрчеләренең өченче республика съездына делегат итеп сайлата, хәбәрчеләр түгәрәкләре, семинарларга даими катнаштыра. Хәбәрчеләрнең чираттагы съездына баручылар исемлегенә райкомдагылар Шәрәфиевны кертергә теләмәгәч, бер көн алдан барган Вагыйз абыйсы, Казан белән эш итеп булса да, барыбер катнаштыру чарасын таба. Талантлы егетне кеше арасына тартып кертүче, иҗади сәләтен үстерүче генә түгел, аңа укырга кирәклекне аңлата алучы кеше дә Вагыйз Вәлиев була.

Аңлавын-аңлый егет, тик ул чакта инде авылларындагы кичке мәктәп ябылган, иң якын дигәне сигез чакрымдагы Балтачта. Тик укыйм дигән катгый фикергә килгән егеткә бу ара киртә булмый. Көненә икешәр сәгать кенә йок-ларга туры килсә дә (укудан соң Карадуганга кайтып җиткәнче сәгать төнге берләр тула, ә иртәнге өчтә торып фермага эшкә китәргә кирәк), бер көн калмый, җәяүләп йөреп, өч ел укый ул. Ул чакта сыйныфташлары гына: «Безгә бер бәла булдың син», – диеп үпкәли. Соң, шулай булмыйча, эштән арып кайтуны яки инде яңгыр-буранны сылтау итеп Балтачныкылар укырга килмәгән көндә дә Карадуганнан тикле килгән Рәфыйкны үрнәккә китереп укытучылар үзәкләренә үтә шул. Әле аннан соң да, мәктәпнең ул чактагы директоры Фәрзи Гыймадиев ничә чыгарылыш балаларга Рәфыйк Шәрәфиев атлы укучысын үрнәк итеп сөйли…

Урта белем алган егетне 1964 елның көзендә Арча редакциясенә вакытлыча эшкә чакыралар. Бер ай эчендә үзенең тырышлыгы, сәләте белән арчалыларны «яулый» ул. Һәм аны даими эшкә чакыралар. Өч айдан исә, район кабат Балтачка кайткач, шунда күчә. 34 ел биредә иҗат итә ул. Арчадагысын да кертеп, алты редактор белән эшли. Бу еллар эчендә ул республикада таныла, журналистлар гына түгел, язучылар өчен дә «үз кеше»гә әйләнә. «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була, китаплары дөнья күрә.

Сүз тәмен, кадерен Рәфыйк абый кебек белүче журналистлар, гомумән, күп түгел. Бу кадәресе осталык түгел, сәләт, чөнки. Шуңа да, үлчәүгә салынган сүзенең, фикеренең һәрчак бәясе булды. Әдәби тәнкыйтьче буларак танылуы, Җамал Вәлиди исемендәге премиягә лаек булуы да шуңа дәлил.

Чит-ятлар өчен ул үтә җитди, бик таләпчән кеше булып күренсә дә (ни дисәң дә, «чеметкәләргә» ярата), якыннан аралашкан кешеләр аның рухи байлыгына соклана. Яшь чакта алып барган көндәлегемә аның турында: «Киңәшне сирәк бирә, әмма берәгәйле итеп, акыллы киңәш бирә», – диеп язганмын. Моңа охшаш фикерләрне миннән башка да әйтүчеләр булган икән… Хәер, табигатькә, матурлыкка гашыйк кешенең күңелендә начарлыкка урын да була алмыйдыр. Авылдашлары аны оста бакчачы буларак та белә бит. Заманында кабинетында җимешләреннән сыгылып утырырырлык лимоннар үстереп тә, җиләк-җимеш, яшелчәләрне мулдан үстереп, кайнатмасын-маринадын ясап та аз сокландырмады ул безне.

...Бу язмамда мин Рәфыйк абыйның иҗади осталыгы турында язуны максат итмәдем, аны укучыларыбызга әйтеп торуның кирәге дә юктыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев