Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Зиратларга барсаң...

Дүрт яшьлек сабый күмелгән кабер өстеннән уенчык, чәчәкләр урлануы турындагы хәбәр тәмам өнсез калдырды. Кайсы бәдбәхетенең кулы барды икән дигән соравыма җавап таба алмадым.

Ахырзаман галәмәтеме бу, адәм баласының узынуымы, әллә кансызлыгымы? Якты дөньяларга аваз салып, аның белән күзгә-күз дә очраша алмый мәңгелек йортка күчкән баланың уенчыгы, әти-әнисенең һәм якыннарының ачы күз яшьләре тамган чәчәкләр кемгә кирәк булды икән? Мондый хәлнең Балтач зиратында булуына ышанасы да килми. Якты дөньяларның рәхәтен дә татымый бакыйлыкка күчкән сабыйның әти-әнисе болай да канлы яшь коя, нигә аларның яраларына тагын да тоз сибәргә? Зират ул изге урын. Чардуган янына куелган әйберне алу түгел, кабер өстендәге җиләкне дә өзәргә кушмый өлкәннәр. Бу очракта җиләк кенә түгел. Сабыйның соңгы истәлеге булган уенчык. Мондый хәлләр белән беркемгә дә очрашырга язмасын. Гөнаһлардан, янәшәдәгеләрне рәнҗетүдән тыелыйк. Зиратларга барабыз икән, начар гамәлләр кылмыйк, күңелсез күренешләргә юл куймыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250