Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Зираттан кайткан курчак

Аны урынына кире илтеп куярга нәрсә мәҗбүр иткән?

“Мин сезгә Иркутскидан язам, – дип башланып киткән Интернеттагы мавыктыргыч бер рубрикага юлланган хат. – Үземнең моңача, тфү-тфү, җен-пәриләр белән очрашканым булмады, ә менә әниемнең ахирәте (исемен Зина дип алыйк) сөйләгән вакыйга хәтеремдә гомерлеккә уелып калды. Шуны сезгә дә бәян итәсем килә. Менә ул...”

...90нчы еллар башы, бөтен илдәге кебек үк, безнең шәһәрдә дә бик катлаулы булды: эш хакы түләмиләр, аны азык-төлек, туң “Буш ботлары”, ярма яисә үз предприятиең нәрсә җитештерә, шуның белән бирәләр, кемнеңдер фатиры унитаз белән тулды. Һичьюгы, кем кайда нәрсә таба ала, шуның белән көн күрә.

Зинаның өч баласы һәм үзе эшләгән радиоде­тальләр заводында хезмәт салучы ире бар иде. Ире Сергей салыштырырга да бик ярата. Зина ашарга юнәтер өчен ял көн­нәрендә базарда итекләрен, күлмәк­ләрен дә сатты, чарасызлыктан нәрсә эшләргә дә белмәде. Менә кече кызы Полинага да дүрт яшь тула, туган көне якынлашып килә, торт алырлык та акча юк, ә сабые курчак турында хыяллана!

Поляның туган көне 5 декабрьдә, ә 3 декабрьдә Зинаның апасы вафатына биш ел. Шул шимбәдә хатын, караңгыга калмыйм, дип, 30 градуслы салкында эликтричка белән зиратка апасы каберенә китә. Анда тынлык, мәрхүмнәр калын көртне ябынып йоклый, кар күп яуганлыктан, Зина бераз адаша. Шунда аның игътибарын бер яңа кабер җәлеп итә: кечкенә чардуганына көмеш серпантин уралган, балчык өеме өстендә тере розалар, бик нык кыйммәт веноклар, тәлинкәдә тәм-том, зат­лы кәнфитләр ята...

Ә сурәттән аксыл чәчләрен икегә бүлеп үргән кызчык карап тора: Надя, өч көн элек үлгән, 5 яшь булган... Иң мөһиме – шунда ук ике курчак һәм бер плюш аю баласы утыралар. Күренеп тора: чит ил уенчыклары. Кәләш кебек киендерелгән, фата ябынган, йөзе тере кебек булып тоелган кара чәчле курчак Зинага аеруча ошый...

Шулчак хатынга әллә ни була: зиһене чуалып китә, бу тормыш авырлыкларыннан, акчасызлыктан, исерек иреннән күргән җәфалардан гаҗиз булуы, баласына туган көненә бүләк тә ясый алмавы, ә бу үле кызчыкның кабере өстендә барысы да булуы зур гаделсезлек һәм ачу булып бугазына килеп утыра...

Нәтиҗәдә, нәрсә эшләвен үзе дә аңламастан, курчакны эләктереп ала да, мәрхүмәдән гафу дә үтенеп тормыйча, зираттан чыгып йөгерә, электричкада гына һушына килә. Башта ул куркуга кала, ләкин соңрак кызының шундый бүләк турында хыяллануын исенә төшереп, бераз тыныч­лана, комсомолда тәрбияләнгән атеист буларак, “теге дөнья” турында уйлаудан азат булып, яман уйларын үзеннән куа.

Кызының туган көнендә Зина, хезмәттәшләреннән бурычка акча алып, тәмле торт пешерә, өлкәнрәкләре апайларына катыргыдан үзләре открытка ясый. Полина курчакны бик ошата дип кенә әйтү аз: һәр җирдә үзеннән калдырмый, балалар бакчасына да алып бара, янәшәсенә салып йоклый, янына утыртып ашый, аны “Принцесса” дип кенә йөртә...

...Ләкин бер айдан Поля кинәт авырып китә, температурасы бик югары күтәрелә, берничә көн төшми, әнисе, больничный алып, яныннан китми. Кызчык төннәр буе саташып чыга, “Принцесса” боз кебек салкын, аннан яман ис килә”, – ди. Шулай атна үтә, табиблар, балада үпкә ялкынсынуы булуы ихтимал, ди. Бала күзгә күренеп сүнә, саташа, төшендә бер усал кызчык килүен, куркыныч итеп җырлавын, курчакны алып китәргә маташуын сөйли. Бәләкәй кызчык турында ишеткәч, Зина катып кала, шунда ук үлгән Надяны исенә төшерә...

Бер көнне, өлкән балалары – мәктәптә, ире эштә чагында, хатын чирле баласы янында утыра. Поля, курчагын кочаклап, йокыга тала. Төне буе кызы янында утырып, юньләп йокы күрмәгән ана да йокымсырап китә. Аны кемнең­дер җырлаган тавышы уята, ул коридордан ише­телә. Җыры да ачык билгеле түгел, “Лә-лә-лә-лә...” генә. Тавышы бәләкәй кыз җырлавыныкы булса да, Зинаның бу тавыштан коты оча; сикереп торып, коридор ишеген ябасы килә, ләкин урыныннан кузгала да алмый; берәр дога укыр иде, атеист хатын анысын да белми...

Ә җыр тавышы һаман якыная. Һәм менә бүлмәгә кечкенә генә кызчык килеп керә. Чәчләре икегә бүлеп үрелгән. Ул бер сүз дә әйтми, җырлый гына. Шул ук вакытта карашы әле Зинага, әле Полинага төбәлә. Ә күзләре балаларныкы түгел, өлкәннәр­неке, усал һәм... үтәкүренмәле!..

Зинаның катып калуы ун минут чамасы үткәч кенә бетә һәм ул, һушын югалтып, идәнгә ава. Күзләрен ачканда кызы һаман да курчагын кочаклап йоклап яткан була. Шуннан соң хатын сикереп кенә тора да, күршеләреннән баласын карап торуларын үтенеп, “Принцесса”ны эләктереп алып, зиратка җилдерә. Инде караңгылык куера, кичке салкын да көчәя. Бер сәгать үтүгә теге каберне көч-хәл белән эзләп табып, хатын аның алдына барып тезләнә, курчакны урынына әйбәтләп куя һәм бик озак Надядан гафу үтенә...

...Курчагын таптырып, Поля бик озак елый. Ләкин иң мөһиме – шул көнне үк температурасы төшә, ә бер атнадан аягына баса, төннәрен ямьсез итеп җырлаучы кызчыкны күреп саташмый. Хәзер Полина Сергеевна – ике бала анасы, сөекле хатын. Курчак турында хәтерләми дә, дип яза Кызл Таң. Кайчак кына бәләкәй чагында бик яман саташканын искә төшереп куя...

 

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш могҗиза