Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзәк чыршы янында сүлпәнлек

Бүген Үзәк чыршы янында «Каток янында очрашырбыз» дип исемләнгән күңел ачу чарасы булачак, дип дус-ишләргә, танышларга да хәбәр иткән булган идем, ләкин кызганыч, аны сәгать 18.00 тулып киткәч башлап, 19.00 булганчы тәмамлап та куйганнар.

Без әзрәк соңладык, нәкъ башланган вакытына килеп җитә алмадык. Оештыручылар җыела башлаган берничә бала белән спорт уеннары уйнатып, кайтып киткән булып чыкты. "Төрле бәйгеләрдә катнашырбыз, рәхәтләнеп ярышырбыз", - дип барган балаларыбыз чыршы тирәли йөгергәләп йөрделәр дә - "әйдә кайтыйк инде алайса", дип нәүмизләнеп таралаштылар.
Танышларны күреп, саф һава сулап кайту өчен монысы да файдага булды үзе... Ләкин бәйрәм булгач, оештыручылар тарафыннан мондый
сүлпәнлек булу гына кәефне кырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250