Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзәк мәйданчыкка нокта куела

Үзәктәге мәйданчык төзелешенә дә тукталыр вакыт җитте. Бүгенге көндә администрация бинасы каршында “Архистройпроект” оешмасы проекты нигезендә “Мелиоратор” җәмгыяте тарафыннан төзелеш эшләре алып барыла.

Ленин һәйкәле янында баскычларның күпмедер өлеше алына башлагач, район халкы аптырашта калды, тик бу алым биредә җәяүлеләр юлы эшләү өчен башкарылды. Киләчәктә бу урында утырып ял итәр өчен эскәмияләр булачак, яшелләндерү эшләре башкарылачак, төрле утлар белән тирә-юнь яктыртылачак һәм машиналар хәрәкәтеннән саклану өчен койма корылачак. Гомумән алып әйткәндә, юлның ике ягында да ял итү урыннары эшләнеп, гүзәллеккә хозурланырга мөмкинлекләр тудырылачак. Проект нигезендә эшләнәсе эшләрне тулысынча ачып бетермик, алар райондашлар өчен сер булып калсын. Ләкин киләчәктә үзәгебез танымаслык булып үзгәрәсенә шик юк һәм әлеге матурлыкны тулы күләмендә без инде быел күреп бәяли алачакбыз.

Быелга планлаштырылган эшләргә 2015 елда төзелгән “Балтач” ял паркы белән үзәк мәйданчыкны тоташтыру, ягъни җәяүлеләр юлы эшләү дә кергән. Ул үзәк китапханә белән Мортаза байның йорты (элеккеге “Милли банк” бинасы) арасыннан булачак. Анда “Уңайлы мохит” программасы нигезендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандуслар куелачак. Бүгенге көндә шулай ук зур үзгәрешләр кичерүче үзәк китапханә бинасының фасад өлеше дә шушы мәйданчыкны яктыртып торучы матур утлар белән бизәлеп эшләнәчәк. Тирә-юне исә яшеллеккә төренәчәк. “Батырлар аллеясы” каршында да эшләр алып барыла, брусчатка яңартыла.

Универмаг бинасы беткәнче эшләнергә тиешле әлеге проект нигезендә өстәмә өлештә яңадан җәйге эссе челләдән качу өчен перголалар (теневой навес) куелачак, ярминкәләр үткәрү өчен мәйданчык урнаштырылачак. Узган ел ясалган паркның дәвамы да райондашларыбызны сөендереп, куандырып торырлык итеп эшләнер дигән өметтә калабыз. Ә инде соңгы нәтиҗә әзер булгач, төзелеш вакытындагы бөтен нечкәлекләр белән таныштырып тагын бер язарбыз әле.

Эшнең барышын карап кына йөрүчеләргә бар эш тә җайлы кебек инде ул, ә менә үзләре шушында кайнаучылар проекттан тыш та килеп чыккан мәшәкатьләр белән көндәлек очрашып, алай да матур һәм сыйфатлы булсын өчен бар көчен куеп, хезмәтен ялт итеп башкарырга омтыла.


P.S. Үзәк мәйданчыкка узган ел ясалган фонтан проект сызымы нигезендә эшләнсә дә, суы читкә ага торган булды һәм шуңа да район башлыгы тарафыннан аны төзәтү бурычы куелды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк